Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче Фәүзия Ибраһим кызы Шәйдуллова 95 яшь тулды
Районның үсешенә күп хезмәт куйган озын гомерлеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлау дәвам итә.
Үткән атнада Кече Чынлы авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия Ибраһим кызы Шәйдулловага 95 яшь тулды.
Юбилярны олы бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Кунаклар Фәүзия Ибраһим кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Фәүзия Ибраһим кызының тормышы илебезнең үткәне белән тыгыз бәйләнгән. Балалык чорында Бөек Ватан сугышы елларының бар авырлыгын тоярга туры килгән аңа, салкынын да, ачлыгын да кичергән. Өлкәннәр белән бергә колхозда, кырда эшләгән. Авырлыкларны күп күрсә дә яшәү көчен югалтмаган.
Авылдашы Шаһиҗан абыйга кияүгә чыккан. Тормыш иптәше белән бергә алар биш бала үстерәләр, барысына да белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызганычка каршы, Шаһиҗан абый 2014 елда бу дөньядан китә.
Фәүзия апа исә «Цильна» җәмгыятендә комбайнчы булып хезмәт куючы улы Рәфикъ һәм килене Миләүшә тәрбиясендә яши. Апаның бүген 10 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының баласы бар.
Юбилей көнендә Фәүзия апаны котларга балалары, оныклары, туганнары, якыннары килгән һәм кайткан иде. Юбиляр аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районнан килгән кунаклар саубуллашканда «100 яшьлек юбилееңа да киләбез әле» дип вәгъдә биреп киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев