Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделбану Миначева 90 яшен тутырды

Хөрмәтле ветеран туган көнендә Иске Кәкерле авыл җирлеге сәркәтибе Резеда Әһлиуллинадан, туганнарыннан, күршеләреннән котлаулар кабул итте.

Аделбану Насретдин кызы 1935 елның 2 ноябрендә Иске Кәкерле авылында дөньяга килгән. Аның бала чагы һәм яшүсмер чоры сугыш һәм сугыштан соң илне торгызу елларында үткән.

Язмыш аны һич кенә дә иркәләмәгән. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була. Колхозда, үз йортларында күп хезмәт куя ул, шулай итеп өлкәннәргә ярдәм итә. Туган авылындагы 7 еллык мәктәпне тәмамлый. 

1956 елның февралендә авылдашы Әнвершага кияүгә чыга. Аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да белем алырга, тормышта үз юлларын табарга булышалар.

Аделбану Насретдин кызы да, Әнвәрша абый да гомер буе «Ялкын» колхозында эшләгәннәр.
Аделбану Насретдин кызы эш дәверендә үзенә йөкләнгән һәр эшкә намуслы карый, социалистик ярышларда катнаша, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 

Бүгенге көндә хезмәт ветераны балаларында, Ульяновск шәһәрендә, яши. Ә яз көне туган авылына, үз нигезенә кайта. Аның 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Әниләренең юбилее көнне барлык балалары, оныклары аны котларга җыелдылар. Аңа рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек, бәхетле картлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев