Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында диван-кроватьлар ясаучы цех ачылган

Әлеге цехның хуҗасы-Ринат Камалов.

Тумышы белән Иске Кәкерле авылыннан булган, бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче Ринат Камалов та үз эшен яратып башкаручылардан.

Ринат Рафагат агай һәм Файзә апаның улы. Рафагат абый «Ялкын» колхозында шофер хезмәтен башкарса, Файзә апа ашханәдә пешекче булып эшли. Гаиләдәге өч бала арасында иң олысы булганлыктан, Ринатка да яшьли кул арасына кереп, хуҗалыкта әти-әнисенә ярдәм итәргә туры килә. Алар эштә булган вакытларда үзеннән кече Миләүшә сеңелесенә, Фәрит энесенә дә күз-колак булу Ринатка йөкләнә. 

Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлап, хәрби комиссариат аша Тәтеш шәһәрендәге ДОСААФта укып, шофер таныклыгын ала ул. Укып кайткач колхозга эшкә килә, бер ел дәвамында шофер, тракторчы хезмәтләрен башкара. Аннан һәр ир-егетнең изге бурычы булган армия хезмәтен Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендә үтә.
Армиядән соң Ульяновск шәһәренә китеп, «Авиастар» самолет заводына эшкә урнаша. Башлап өйрәнчек итеп алалар егетне. Аннан завод җитәкчелеге аның менә дигән белгеч булачагын күреп, укыталар. Биредә ул 10 елдан артык хезмәт куя. 

Әмма илдә башланган үзгәртү җилләре Ринат эшләгән заводка, эшчеләренә дә кагыла. Шул ук вакытта илдә шәхси эшмәкәрлек дигән юнәлеш барлыкка килә. Күп кенә завод-фабрикалар замана кыенлыкларын үтеп чыга алмыйча, ябыла, бөлгенлеккә төшә. Ә ир кеше гаиләсен туендырырга бурычлы. Шуңа да Ринат башка өлкәдә үзен сынап карарга була. 

Әйткәнемчә, ул елларда шәхси эшмәкәрлек (ИП) киң колач җәя башлый, төрле кооперативлар барлыкка килә. Ринат та менә шундый кооперативларның берсе — диван-кроватьлар кебек йорт өчен кирәкле булган мебельләр ясау кооперативына килә. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкаручы Ринат биредә дә сынатмый. Безнең халыкта «күз курка, кул эшли» дигән әйтем бар. Башлап булдыра алырмынмы икән, дип тотынган Ринат, соңрак диван-кровать ясауның чын остасына әйләнә. 

Шактый тәҗрибә туплагач исә «ә нигә әле үзем белгән бу эшне туганнарыма, авылдашларыма өйрәтеп, үз эшемне туган авылымда ачып җибәрмәскә», дип уйлана башлый. Үзенең әлеге уй-хыяллары белән туган нигезләрендә яшәүче энесе Фәрит, тормыш иптәше Зөлхария ханым белән уртаклаша. Авыл җирлеге башлыгына, район җитәкчелегенә дә үз планнарын җиткерә. Барысы да Ринатның башлангычын хуплыйлар, кирәк булса, ярдәм итәчәкләрен дә белдерәләр. 

Энесе Фәрит белән башлап булачак цехның урынын билгелиләр. Үз акчаларына 10×30 метр мәйданга шлак блоклардан бина төзиләр. 2020нче елда була бу. Бинаны да туганнар бергә җыелышып, читтән кеше ялламыйча, үз куллары белән төзиләр. Инде бина калкып, кирәкле җиһазлар кайтарылгач, язмыш шаяртуымы, коронавирус авыруы йогып Фәрит, аның тормыш иптәше вафат булалар. Ринат исә башлаган эшен ярты юлда ташлый торганнардан түгел, энесе истәлеге буларак та остаханәне җиһазлауны дәвам иттерә ул.

Диван-кроватьларны тышлау өчен кирәкле булган материалларга заказ биреп, төрле кибетләрдән үзе карап та сатып ала. Заманча диван-кроватьларны матурлап ясалган мендәрләрдән башка күз алдына китермибез инде хәзер. Менә шул мендәрчекләргә япмалар тегү өчен тегү машиналарына да булдыра Ринат. Гомумән, диван-кровать ясау өчен кирәк булган барлык әйберләрне дә кайтарып, җәйге чорга берничә тегүче яллап, кирәкле булган әйберләрне тектереп тә куя. 

— Җәен бер тегүче һәм бер раскройщица яллаган идем. Алар мин әйткән үлчәмнәр буенча кирәкле әйберләрне кисеп, тегеп тә бирделәр. Диваннарны заказ буенча да ясау мөмкинлегем бар. Заказчының үз үлчәме буенча да ясыйбыз. Кемгә нинди диван кирәк, шундыйга заказ бирә ала.

Диваннарның каркасларын тимердән ясыйбыз, тимерләрен исә Ульяннан алып кайтам, монда җыябыз. Ә диван яисә кровать пружиналымы, яисә паралонлымы — монысы заказчы теләге,-ди Ринат Рафагат улы.
Иң беренче диваннарны күршесе Ади абый Мохитов сатып алган. Ул исә: 

— Диваннарыбыз искергән иде. Без өлкән кешеләр бит, шәһәр кибетләренә, базарга чыгып та эзләп йөрү мөмкинлегебез булмады. Күршедә генә булгач, шатланып сатып алдык. Башлап нинди материалдан ясыйлар, ничек була икәнен кереп карадык. Аннан заказ бирдек, үлчәмнәрен исә үзләре кереп үлчәп чыктылар. Бәя дә түгел, сыйфатлы да, безгә ничек кирәк, шулай ясап бирделәр, — ди.

Үз эшенең остасы булуы белән беррәттән, олы җанлы да Ринат. Энесе Фәритнең ятим калган улына да ярдәм итеп яшиләр алар. Шушы көннәрдә генә армия хезмәтен төгәлләп кайткан Илънарны да төп нигезне ачып, барлык туганнар белән җыелышып, каршы алганнар.

Ринат белән Зөлхария үзләре дә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныклары бар.

Тормыш менә шулай, үзең матурлап яши белгәндә, гүзәл ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев