Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Городище авылында яшәүче Татьяна Чугунова матурлык тудыра

Матурлыкны күрә белү, соклану хисе Аллаһы Тәгалә тарафыннан күпләрнең күңеленә тумыштан салына.

Ә матурлыкны тудыра белү анысы инде һәр кешенең үзеннән тора. Язмам герое, Городище авылында яшәүче Татьяна Владимировна Чугунова (Мокшина) менә шундый матурлыкны тоя, күрә белүче, алай гына да түгел, аларны үзе дә тудыручы, киң кырлы шәхесләрнең берсе.

Татьяна Владимировнаның әтисе тумышы белән районның Городище авылыннан, нәсел төбе авылның хөрмәтле гаиләләренең берсе булган Мокшиннар династиясенә барып тоташа. 

Татьяна Тула өлкәсендә дөньяга килә. Әтисе Владимир Алексеевич Мокшин хәрби, Тула өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итә, офицер була. Әнисе Люция ханым — Иске Алгаштан. Тула өлкәсендә яшәү чорында әти-әнисе Татьянаны төрле музейларга, тарихи истәлекле урыннарга еш алып бара торган булалар. Гаиләдә илебез тарихын белгәннәр, яратканнар, балаларында да тарихка карата кызыксыну, Ватанга тугрылык, мәхәббәт хисләре тәрбияли алганнар. 

— Тула шәһәрендә борынгы заманнардан сакланып калган тарихи урыннар бик күп. Гаиләбез белән мондый урыннарга йөрергә, шәһәрнең тарихы белән танышырга ярата идек. Борынгы, тарихи әйберләргә карата кызыксынуым минем балачактан ук килә. Әтием иске, борынгы акчалар (монеталар) җыярга ярата иде. Кая күрсә дә аларны сатып алып, үзендә булдырырга тырышты,-дип балачак елларын искә ала Татьяна.

Әтисе хәрби кеше булгач, илебезнең төрле шәһәрләрендә хезмәт итәргә туры килә. Әтиләре белән бергә гаилә дә күченеп йөри. Шуңа да Татьянага да төрле шәһәрләрдә булырга, хәтта чит илдә, Венгриядә хәрби шәһәрчектә яшәргә дә туры килгән. 

Яшьтән төрле һөнәри түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, һәр башлаган эшне ахырынача төгәлләргә, үз алдына куйган максатларына ирешергә өйрәнеп үсә ул. Кече яшьтән матурлыкны күрә белергә, тоярга өйрәнә, чая, үткен була. 7-8 яшьләрендә төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый. Әтисенең туган ягына да еш кайтырга ярата Татьяна. Булачак тормыш иптәше Александр белән дә нәкъ менә Городищега кунакка кайткач таныша һәм озакламый гаилә дә корыла. Тормыш иптәше бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә, вахта ысулы белән, эшли. 

Шәһәр тормышына күнеккән булса да, авылга кайтып төпләнгәч Татьянаның икенче сулышы ачылгандай була. Шәһәр ыгы-зыгысында онытылып киткән һөнәрләре, шөгыльләре «баш калкыта».

Балалар өчен төрле уенчыклар ясый, аннан әкренләп төрле сувенирлар иҗат итә башлый ул. Картон булсынмы, гади кәгазьме, кулына нәрсә алса да Татьяна бик матур итеп төрле уенчык, сувенирлар ясап куя. Гади көнбагыш, кабак орлыклары да «җанлана» аның кулында. Городище урта мәктәбе коллективына мәктәпне төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә бизәүдә дә ярдәм итә. Кар бөртекләре яисә яңа ел уенчыклары, төрле поделкалар ясау буенча мәктәп укучылары белән мастер-класслар үткәрә. 

Район күләмендә үткәрелгән төрле күргәзмәләрдә, «Троицк көйләре» кебек чараларда иҗат иткән уенчыклары, сувенирлары урын ала. Татьяна тегү-чигү кебек эшләргә дә һәвәс. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары өчен бәйрәмнәргә төрле әкият геройлары костюмнарын да бик теләп тегеп бирә. Мәктәпне, авыл мәдәният йортын Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бизәүдә дә Татьянаның өлеше зур. Бер сүз белән әйткәндә, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша Татьяна. 

Авыл китапханәсендә дә Татьяна иҗат иткән әйберләрдән күргәзмә оештырылган, китап укырга килгән һәркем андагы экспонатлар белән таныша ала. 

Татьянаның тагын бер хоббие бар — борынгы заман әйберләрен эзләү белән шөгыльләнә. Тапкан һәр нәрсәне Городище урта мәктәбендә булдырылган музейга тапшыра. Әтисенең хоббиен дәвам иттерү өчен металлоискатель сатып алган, буш вакыты булган саен теге яки бу җирдә эзләнүләрен дәвам итә. 

Матурлык тудыручы ханым җәен үз хуҗалыгында, бакчасында да хезмәт куя. Тормыш иптәше Александр белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Дарья Ульяновск дәүләт университетында белем ала, уллары Дмитрий исә 9 сыйныфта укый, спортны үз итә.

— Уенчыклар, әкият геройлары костюмнары иҗат иткәндә, төрле сувенирлар ясаган вакытта күңелем белән ял итәм. Берсен ясыйм, шул ук вакытта икенчесе турында уйланам. Яңалыктан куркырга кирәкми. Иң мөһиме, теләк булсын. Ә инде үзең иҗат иткән төрле сувенирларның һәм әйберләрнең башкаларга да ошавы, балаларның шатлыктан балкыган йөзләре күңелемә әйтеп биргесез ләззәт бирә,-ди Татьяна Владимировна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев