Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле җирен үз иткән

Истәлекле дата белән Таисия Александровнаны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм

Мөхәммәтҗанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар.
Таисия Зәйнетдинова 1935 елның 19 сентябрендә Удмуртия Республикасының Камбарка шәһәрендә туа. Әтисе сугышта катнашкан. Юбиляр сөйләвенчә, аларның шәһәрендә хәрби часть урнашкан була, шулай ук, госпиталь дә эшли. Мәктәп укучылары еш кына хәрби частька һәм солдатлар янына госпитальгә йөргәннәр, концертлар куйганнар.

Таисия Александровна Сарапул шәһәрендә кооператив техникумын плановик-икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлаган. Яшь кызны Татпотребсоюзга, Казанга җибәрәләр. Ә аннан — Чүпрәле районына. Аңа бу вакытта 18 яшь була. Ул безнең районга килгәч, өч ел эшләп, кире үз ягына кайтып китәчәген уйлый. Нәкъ менә шул елларда Җиһанша Айнетдин улы армиядән кайта. Яшьләр очрашалар һәм бүтән инде аерылмыйлар, 1955 елда гаилә коралар. Районга кайтканда татарча бер сүз, безнең гореф-гадәтләрне белмәгән кыз тиз арада татарча аңлый, хәтта сөйләшә дә башлый.

— Кайнанам да, кайнатам да мине бик яхшы кабул иттеләр, барысына да өйрәттеләр, һәрнәрсәдә ярдәм иттеләр. Мин аларга барысы өчен дә рәхмәтлемен, — ди Таисия Александровна. 

Башта 10 ел алар әти-әниләре белән бергә яшәгәннәр, ә аннары үзләренә яңа йорт салганнар. Тормыш иптәше белән алар ике ул — Фәрит һәм Олегны тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Таисия Александровнаның ире һәм балалары бик иртә вафат булалар.

Таисия Александровна район кулланучылар җәмгыятендә 42 ел план бүлеге начальнигы булып эшли. 1955 елда райпо идарәсе рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасыннан пенсиягә чыга. Эшләгән елларында аны КПСС әгъзасы итеп алалар.

Нәтиҗәле хезмәте өчен кулланучылар кооперациясенең аерымлык билгесе белән бүләкләнә. Хезмәт ветеранының 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Бер оныгы Антон Мәскәү хәрби университетын тәмамлаган, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, офицер. «Чын ир-ат, Ватаныбызны саклый, мин аның белән горурланам», — ди Таисия Александровна.

Килене Ирина да (оныгы Антонның әнисе), оныклары Һәм оныкчыклары еш кына әбиләре янына киләләр, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышалар.

— Күптән түгел оныкларым килеп, мине машинага утыртып, район буйлап йөрттеләр һәм күрсәттеләр. Бөтен җирдә асфальт юллар, район үзәгендә чәчәкләр үсә, якты, яңа парклар, спорт корылмалары барлыкка килгән, боз сарае шәһәрдән берни белән дә аерылмый. Ә мин районга килгәндә яхшы юллар турында хыяллана идек,-дип сөйли Таисия Александровна.

Быел Таисия Александровнаның безнең районга килүенә 72 ел булган. Ялгыз калгач туганнары аны үз якларына чакырсалар да, ул районнан китәргә теләмәгән. Таисия Александровна Чүпрәле җирен туган җире итеп кабул итә.

— Монда минем яшьлегем үтте, монда минем дусларым, туганнарым, күршеләрем, танышларым, хезмәттәшләрем. Мин бу җирне яраттым һәм соңгы сулышыма кадәр шушында, үз йортымда яшәячәкмен,- ди хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев