Балалар күңеле хушлансын
Үткән ел районда балалар күңел ачу үзәге ачылган иде
Әлеге үзәкнең хуҗасы — Марианна Топтыгина.
Марианна — Иске Чүпрәле авылы кызы, өч бала әнисе. Ул Мәскәү унитверситетында менеджмент белгечлеген үзләштергән. Тормыш иптәше Сергей «Чистополье» компаниясендә хезмәт куя.
— Балаларыбызны уйнатыр өчен шәһәрләргә күп йөрдек. Өченче балабыз тугач, районда гына нигә шундый уен үзәге юк икән, дип уйлана башладык. Һәм үзебез үк бу эшне башлап карыйкмы әллә, дидек. Мондый үзәкне ачу өчен ярыйсы ук акча кирәклеген белә идек, әлбәттә. Интернет киңлекләрендә эзләнә торгач, төрле программалар турында укып белдек. Һәм район социаль яклау үзәгенә килдек. Чөнки безгә ярдәм итәчәк программаларның берсе — социаль контракт, ягъни гражданин һәм социаль яклау бүлеге арасында төзелгән килешү нигезендә үз эшеңне ачу иде, -дип сөйли Марианна.
Әлеге контракт буенча аларга 350 мең сумлык ярдәм бирелә. Моңа өстәп банктан кредит та алалар Топтыгиннар.
Район үзәгендәге бинада бүлмәләр арендалыйлар, төзекләндерү эшләрен башкаралар.
Социаль контракт нигезендә бирелгән акчаларны балалар күңел ачу үзәге өчен кирәкле булган җиһазлар, батутлар сатып алуга тоталар. Килешү нигезендә алынган акчаларның һәр тиене өчен хисап та тоталар.
Үз акчаларына балалар уены — лабиринт сатып алалар. Күңел ачу үзәгенә исә «Пчелка Майя» дип исем бирәләр.
— Кечкенә кызыбыз Майя бал корты кебек тиктормас, энергияле. 1 яшендә үк сөйләшә башлады, иртә йөреп китте, бер генә минут та тик тормый — нәкъ менә бал корты инде! Бөтен балалар да шундыйдыр һәм үзәк тә балалар тавышыннан гөҗләп торсын өчен «Пчелка Майя» дип атадык,-ди Марианна ханым.
Үзәк ике зонадан тора: беренчесе уен почмагы булса, икенчесе — сусауны басу, тамак ялгап алу урыны.
— Үзәк турында белгән әниләр, монда, балаларын минем карамакта калдырып, алар уйнаган арада ашыгыч эшләрен дә башкара алалар. Мин балаларны уйнатп, карап торам, -ди эшмәкәр.
Топтыгиннарны районда балалар өчен үткәрелгән чараларда да күрәбез.
Балаларны яклау көнендә оештырылган чарада алар балаларны попкорн һәм татлы вата белән сөендерделәр. Тимофей Кудрявцев истәлегенә үткәрелгән футбол турнирының да иганәчесе булганнар. Үзәктә төрле мастер-класслар да үткәрәләр, монда балаларның туган көннәрен үткәрү мөмкинлеген дә булдырганнар, истәлеккә фотоларга төшү өчен фотозона да бар.
Киләчәктә исә «Мисс-Вселенная» дип исемләнгән чара-бәйге үткәрмәкчеләр.
— Әлеге бәйгедә 1 яшьтән алып 5 яшькә һәм 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнашыр, дип планлаштырабыз,-ди Марианна.
Күбебез хәзер балаларыбызны телефоннардан аерып ала алмый. Аларда социаль челтәрләргә «бәйлелек» проблема хәленә килеп бара. Урамда, паркларда да балалар тавышы әлләни ишетелми хәзер. Марианна ачкан үзәк кебек мондый уен мәйданчыклары — баланы виртуалъ киңлектән тартып чыгаруның отышлы ысулыдыр, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев