Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Анатолий Юрьевич Фомин әти-әнисенең горурлыгы

Анатолий Юрьевич Фомин Чуваш Бизнәсе авылында туып-үсә. Зур Аксу урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлый.

Белемен тагын да күтәрү максаты аны район үзәгендәге тармак технологияләре техникумына алып килә. Биредә ул автомеханик белгечлеген үзләштерә. Техникумда уку елларында ныклап торып спорт белән шөгыльләнә. Көрәш буенча төрле спорт ярышларында, турнирларда катнаша. Монда ул электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә һәм таныклык ала. Җиңел һәм йөк автомобильләрен идарә итүгә рөхсәт биргән таныклыгы да бар Анатолийның. 

Үткән ел исә уңган егет спорт төрләре буенча ирешкән уңышлары өчен ГТОның алтын билгесенә дә ия булган, имтиханнарын уңышлы тапшырып, автомеханиклыкка диплом да алган.

Һәр ир-егет өчен изге булган Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәү дә Анатолий өчен алгы планга куела. Хәрби хезмәткә чакырылганчы ул вахта ысулы белән төзелештә эшләп йөри әле. 2023 елның 27 ноябрендә исә Анатолийны хәрби хезмәткә чакырып, повестка килә. 4 декабрьдә Анатолийның әти-әнисе Юрий һәм Елена Фоминнар улларын район үзәгендәге Дементьев паркыннан армиягә озатып калалар.

Анатолийның әнисе Елена ханым әйтүенчә, Казаннан уллары Анатолийны Көньяк Осетиягә хәрби хезмәт үтүгә 7 декабрьдә алып китәләр. Яшь сугышчы курсларын да Анатолий уңышлы үтә. Аннан аларны Көньяк Осетиянең Цхинваль шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсенә җибәрәләр. Биредә Анатолий үз белгечлеге буенча электрчы-шофер вазифасында хәрби бурычын үти. 

«АгроТрансПорт» җәмгыятендә электрчы булып эшләүче әтисе Юрий һәм әнисе Елена ханым да улларының Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә теләп китүләре белән горурланалар. 

Хезмәт итә башлауның беренче көннәреннән үк Анатолий үзен дисциплиналы, командирларының боерыкларын төгәл үтәүчән солдат буларак таныта, хезмәттәшләре арасында да тиз арада абруй казана. 

Улларының уңышлы хезмәт итүләре турында хәрби частьтән җибәрелгән хатны алу, балаңның уңышлары турында мактау сүзләре ишетү һәр ата-ана өчен дә олы куаныч. 

— Улыбызның намуслы хезмәт итүе безнең өчен дә зур горурлык, чөнки Россиягә хезмәт итү — зур хөрмәт ул,-диләр Фоминнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев