Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Язмыш сынаулары

Иске Кәкерле авылында да олы буын вәкиле,хөрмәткә лаек Фатыйма апа Идрисова яши.

Фатыйма апаны Казанга ФЗУга укырга җибәрәләр, ул анда өч еллап эшләп тә ала. Ә язмыш дигәнең аны, туган авылында, Хасиятулла белән кавыштыра. Хасиятулла исә сугыш башланып, аны ахыранача, япон сугышларына кадәр үткән кеше була. Кызганыч, бәхетле тормыш озак дәвам итми.

Күпне күрә Фатыйма апа. Тормыш иптәшен иртә югалта, биш баласыннан өчесен, бер-бер артлы, җирли. Бүген олы кызы авылда, улы район үзәгендә яшиләр. Фатыйма апа исә туган нигезендә, ялгызы, көн күрә.

Олы яшьтә булса да, исәнлеге Аллаһыга шөкер Фатыйма апаның. Ашларын пешереп, чәйләрен кайнатып, йорт тирәсендәге эшләрне башкарып яши. Күршесендә генә килендәше, бер урам аша гына торучы бертуганы да һәрвакыт хәлен белешеп тора. (рәсемдә).

- Дөньялар тыныч, кешеләр бәхетле булсын иде,-дип дога укый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар