Гадәттә, олы гомер юбилейларын билгеләгән районыбыз өлкәннәренең тормыш юллары хакында үзебез, редакция журналистлары яза.
Бу юлысы сүзне Иске Шәйморза авылында яшәүче Камария Лотфулла кызы Мохитовага бирәбез. Ул гомер юлы тарихын шәхсән тасвирлап язма әзерләгән. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.
Үтте тормыш, калды хәтирәләр.
Үтте бар да, артта калдылар,
Тик йөрәктә, мәңге онтылмаслык,
Югалмаслык, эзләр салдылар...
Безнең чор балаларының һәрберсенең күңелендә сугыш югалтмаслык эзләр салды. Безне сугыш үстерде, ятимлек ачысын татытты, хәзерге яшьләрнең күз алдына да китерә алмаслык авырлыклар белән сынады...
Безнең авылдан сугышка 902 кеше китте, шулар арасында минем әти дә бар иде... Әти сугышка киткәч, без әни белән 3 кыз бала япа-ялгыз калдык. Гаиләбездә башка ир-атлар юк иде.
Иң авыры сугыш тәмамлангач башланды... Бар да әтиләрен зарыгып каршы алганда, без ятимлекне каршы алдык. Сугышка киткән авылдашларыбызның 455е илебезнең бәйсезлеге, оныкларыбызның тынычлыгы өчен үз гомерләрен корбан иттеләр. Минем әти дә шулар арасында булды.
Апаларым колхозда эшләде. Зур апама уку дигән нәрсә, бөтенләй насыйп булмады. 13 яшеннән аны окоп казырга алып киттеләр, урман кисте, урак урды... Авыр тормыш күрсә дә, Аллаһ Тәгалә 96 яшенә гомер бирде. Икенче апам да колхозда хезмәт итте – атлар җигеп, тракторларга су ташыды. Мин исә эшләргә яраткан кебек үк, укырга да яраттым, нинди генә авырлыклар күрсәм дә, 11 сыйныф тәмамладым. Гомерем буе укыдым. Әле менә бу көннәрдә генә яңа гына басылган “Каләм Шәрифне” укып чыктым. Район газетасын да озак еллар яздырам, яратып укыйм.
Укырга яратканга, 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Буага, ветеринария табибына укырга керергә теләгем зур иде. Әмма бу хыялым чынга ашмады. Чөнки гаиләдә, әйткәнемчә, ир-ат булмаганга, тормыш тартырга туры килде, мин колхозда эшли башладым. Башладым да, 41 елга калдым шул колхозда. Фермага 13нче кеше булып килгән идем, әллә 13 саны уңыш китерүче сан булды, бик әйбәт эшләдем.
Билгеле, авырлыклар күп булды. 20-шәр сыерны көненә 3 тапкыр кул белән савырга, җәяү 10шар километр йөрергә туры килә иде. Эшне “аксатмаска”, сөтне киметмәскә кушылган... багана төбе дә казыдык, тегермәнне дә үзебез ясадык, азыкны да үзебез ташыдык. Хатын-кыз эше түгел димәделәр, авыр булыр да димәделәр. Хәзер дә шул вакытларны искә төшергәндә күңел сокранып куя.
1964 елда кияүгә дә чыктым, 3 ир-бала үстердем. Тормыш иптәшем дә колхозда хезмәт итте. Җәйлеген комбайнда эшләде, көзен -кышын трактор белән фермада булды. Колхозның мактау китабына кертелде, атказанган колхозчы булды. Әмма гомере озын булмады, лаеклы ялга чыгып, 66 яшендә бакыйлыкка күченде.
Аллаһка шөкер, улларым тәртипле, тәүфыйклы булдылар. Авыл хуҗалыгы белгечлекләренә укыдылар, икесе агроном һөнәре буенча югары белем алды. Ә зурысы ветеринария табибына укыды, биология фәннәре докторы дәрәҗәсенә иреште, бүгенге көндә Ульян авыл хуҗалыгы академиясендә ветеринария бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшли. Икенче улым бүгенге көндә Буа шикәр заводында мастер булып хезмәт итә. Өченче улым да колхозда эшләде. Бер сүз белән әйткәндә, бөтен гаиләбез белән колхозны яшәтү өчен күп көч куйдык. Ике улым да икешәр бала тәрбиялиләр. Бер оныгым да хәзерге вакытта ветеринария табибына укый. Хайваннарны ярату безнең каныбызда бар, димәк.
Аллаһка шөкер, матур яшәдек, күршеләр белән дә бердәм булдык, әти-әниләребезне дә карадык. Бүген исә төпчек улым үземне карый, өебез җылы, суыбыз кергән, табыннарыбыз мулдан.
Сугыш безгә якыннарыбызның, һәр көннең кадерен белергә өйрәтте. Тормышыбызга сагыш белән бергә моң да кертте, тикмәгә генә татар халкын моңлы халык диеп атамыйлар, күрәмсең. Моң минем күңелемә дә тирән урын алды. Гомерем буе авырлык килгәндә, еламастан, җырладым. Җырлый-җырлый эшләгәч, уңыш та үземне урап үтмәде. Кечкенә булса да, бүләкләрем бар, алган дәрәҗәләрем дә аз димәс идем. 1964 елда Буа колхоз-савхоз җитештерү парткомы тарафынаннан югары күрсәткечләр өчен Рәхмәт хатына лаек булдым, 1979 елда терлекчелек өлкәсенә керткән фидакарь хезмәтем өчен Мактау китабына кертелдем. 1986 елда кыш айларында 2 290 кг сөт сауганым өчен һөнәрем буенча иң әйбәт эшче исемен яуладым.
Һич кенә дә мактануым түгел, шатланып әйтүем. Безнең чорга җиңел булмады. Теләгәнебезне эшли алмаган, ир-ат хезмәте дип, тормаган, “теш кысып” түзгән чаклар күп булды. Таң атканчы торып эшкә дә йөгердек, декрет ялының ни икәнлеген дә белмәдек. Ләкин барыбер тормыш матур үтте. Бар булганы – бергә иде, булмаганы да уртак булды, Аллаһка шөкер.
Мин үз тормышымны яздым, әмма минекедәй язмышлар бик күп. Һәммәбез илебезне торгызуда үз өлешен керттек, туып-үскән җиребезне яраткан кебек, илебезне дә яраттык.
Нет комментариев