Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җор күңелле Мәдинә апабыз

Иске Чүпрәле авылында яшәүче хөрмәтле Мәдинә апабыз өчен март ае аеруча истәлекле. Чөнки март аеның гүзәл бәйрәме-Хатын-кызлар көне алдыннан аның туган көне. Шушы көннәрдә без, Яр Чаллыдан кайтып, әлеге бәйрәме уңаеннан аны тәбрикләргә булдык.

Мәдинә апа безне балачактан ук тәрбияләп, үзенең акыл-нәсыйхәтләрен биреп үстерде. Аның белән һәрвакыт күңелле иде, бу бүген дә шулай. Гомере буе хезмәттә булган апабыз җор күңеллелеген, шаянлыгын 87 яшь тулуына карамастан да, саклап калган. Әле дә булса, җырлап, биеп ала, шигырь сөйләп җибәрә.

Аның яраткан бер сүзе бар: "Хәрәкәттә - бәрәкәт!", ди ул. Кышын йорт тирәсен кардан чистартып, җәйлеген кечкенә генә бакчасында үзенә җитәрлек яшелчәсен, бәрәңгесен үстерә. Һәрчак сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен көрәшә. Дару үләннәре куллана, бакчасында аларны үстерә, ризыкны да сайлап куллана. Безне дә әлеге саулыклы тормыш алып баруга чакыра.

Шундый апабыз булуына без бик куанабыз, киләчәктә дә озын, саулыклы гомер теләп калабыз. Янәшәңдә һәрвакыт әйбәт кешеләр булып, шундый тормышчан, ачык күңелле булып кал, хөрмәтле апабыз. Чүпрәлегә кунакка кайткач, ишегалдына чыгып, безне каршы алуың белән сөендереп, озак яшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр юбилейлар