Чүпрәленең өлкән буын вәкиле Тәзкирә Касыйм кызы Җаббаровага 90 яшь булды
Шәхесләр

Чүпрәленең өлкән буын вәкиле Тәзкирә Касыйм кызы Җаббаровага 90 яшь булды

Тормыш юлы үрнәк аның

Районыбызның өлкән буын вәкиле Тәзкирә Касыйм кызы Җаббарова татар хатын-кызларына хас булган сабырлыгы, күркәмлеге белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Аның тормыш юлы ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм кешеләрне чиксез ярату үрнәге булып тора.

Тәзкирә Касыйм кызы Җаббарова Кече Чынлы авылында туып, үсә. Әтисе сугышка китеп, аннан кайтмый. Авылда калган әнисе, әбисе һәм кыз-туганы белән алар тормыш авырлыгын җигелеп, бергә тарталар. Хезмәт юлы колхозда уза, кукуруз да үстерә, чөгендер дә игә. Тормыш иптәше Рәфыйк белән 58 ел матур гомер итәләр, 5 бала үстерәләр.

Бишесе дә белемле, гаиләле, тормышлары түгәрәк, дөнья ямен тулыландырып, онык-оныкчыклар үсеп килә. Кызганыч, пар канаты гына 11 ел элек вафат булган. 90 яшенә җитүен дә Аллаһ бүләге, дип саный Тәзкирә апа. “Бер карасаң, җиткән дә кебек, икенче яктан карасаң, тормыш матур, яшисе генә килеп тора. Барысын да Аллаһ биргән, шөкер итәргә кирәк”,-ди.

Авыл өлкәнен юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге вәкилләре килде. Бүгенге көндә Тәзкирә апа Яңа Чүпрәле авылында кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Мул табыннар артына, бала-оныклар да җыелды. Үткәннәр хакында искә алды Тәзкирә апа, җылы теләкләр хөрмәтләүләр өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

 


Нет комментариев