Зур Чынлы урта мәктәпнең үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, җитәкче- мөгаллим Наиль Мостафа улы Низамов турында әлеге язмабыз.
Аның мәктәпкә килүе очраклы була. Армиядән кайткан егеткә авыл мәктәбендә хәрби башлангыч әзерлеге һәм физкультура дәресләрен укытуны йөклиләр. Әмма шушы очраклылык аның бар гомерен мәктәп белән бәйләп куя. Мөгаллимлек һөнәренең үзенекен булуын аңлаган Наиль Мостафа улы югары белем алу максаты белән Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ә 1983 елдан район җитәкчелеге Наиль Мостафа улына директор вазифасын йөкли.
Мәгърифәткә багышланган гомер
Директор буларак ул иң беренче эш итеп, мәктәпнең җылылык системасына, аннан соңгы елларда тулаем бинага капиталь төзекләндерү үткәрүгә ирешә, уку йорты яңа компьютерлар белән җиһазлана, автотранспорты кайта.
Мәктәп район күләмендә иң эреләрдән санала: 500дән артык бала белем ала, 53 педагогик һәм техник хезмәткәр исәпләнә. Зур Чынлы урта мәктәбе районда гына түгел, республика күләмендә дә зур уңышлары белән дан тота.
Республикада татар мәктәпләре арасында 28 ел рәттән(!) призлы урыннар яулана, 2016 елда исә республикада 738 татар мәктәбе арасында Бердәм дәүләт имтиханнары буенча 1нче урынга лаек була коллектив. Мәктәп төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган алдынгы укучылары белән лаеклы горурлана. 2002-2003 уку елында гына да алты укучы мәктәпне медальләргә тәмамлый. Һәм болар барысы да тынгысыз хезмәт бәрабәренә ирешелгән уңышлар.
Наиль Мостафа улы 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, шуның 35 елы директор вазифасында уза. Шушы еллар дәверендә аның мәгариф өлкәсендәге намуслы, фидакарь хезмәте югары бәяләнә, ул югары категорияле җитәкче, РФ, ТР мәгариф министрлыкларыннан күпсанлы Мактау Грамоталары, “Казанның 1000 еллыгы” медале, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә, “Россиянең гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек була.
Пәйгамбәребез с.г.в.: "Адәм баласына бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз", - дигән. 2017 елның 1 сентябреннән лаеклы ялга киткән Наиль Мостафа улы да һаман да сайлаган һөнәренә тугры калып, ислам дине нигезләрен өйрәнүгә керешә. Буа мәдрәсәсендә 4 ел белем ала. 2024 елда исә аны мәхәллә халкы имам-хатыйб итеп билгели.
Дин юлындагы хезмәтләр
Оста җитәкче буларак ул игенәчеләр, авыл халкы белән бергәләшеп, мәчеткә капиталь төзекләндерү эшләрен башлый, зиратлар чистартыла, Аллаһ йорты утлар белән бизәлә. Бүгенге көндә авыл өстенә иман нуры булып, биш тапкыр азан тавышы яңгырый, халык та дин юлына тартыла. Хатын-кызлар, ир-егетләр һәм балалар өчен аерым уку төркемнәре оештырылган.
Бар яктан да уңган, булган Наиль Мостафа улы гаиләсендә дә яраткан әти-бабай, кадерле тормыш иптәше. Пар канаты Фәридә ханым белән өч бала үстергәннәр, олы тормыш юлына чыгарганнар. Фәридә ханым үзе дә гомере буе Зур Чынлы урта мәктәбендә математика фәнен укыткан хөрмәтле мөгаллимә.
Шушы көннәрдә җиденче дистәне ваклаган олуг мөгалимне мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов, “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равиль Бикчуров, район ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, мәхәллә халкы, хезмәттәшләре котлады.
Наиль Мостафа улының изгелектә, игелектә үткән гомерен юлы янә «Татарстан Диния Нәзарәтенең 30 еллыгы» медале, “Чүпрәле районы оешуга 95 ел” юбилей медале, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район җитәкчелегеннән, мәгариф бүлегеннән, авыл җирлегеннән, район ветераннар советыннан юлланган Рәхмәт хатлары белән бизәлде.
Нет комментариев