Чүпрәледә өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау традициясе яши
Шәхесләр

Чүпрәледә өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау традициясе яши

Үткән шимбәдә берьюлы шундый өч өлкән кеше хөрмәтләнде

Районыбызда өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау традициясе яши. Үткән шимбәдә берьюлы шундый өч өлкән кеше хөрмәтләнде

Район башлыгы Марат Гафаров Яңа Чүпрәледә яшәүче Рәшидә Абдулла кызы Хафизова янында булды

Район башлыгы Марат Гафаров Яңа Чүпрәледә яшәүче Рәшидә Абдулла кызы Хафизова янында булды. Мунчали авылыннан район үзәгенә килеп төпләнгән авыл өлкәне бүген ялгызы гомер кичерә. Хезмәт юлы колхоз, район кулланучылар җәмгыяте, ветеринария өлкәсе белән бәйле уза. Тормыш иптәше Ризахетдин белән өч бала үстерәләр. Район башлыгы Рәшидә әбине бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Күркәм гомер бәйрәмнәрен Иске Шәйморза авылында яшәүче Минҗиһан Абзалетдин кызы Халикова һәм Иске Чокалы авылыннан Наҗия Хәсәнҗан кызы Сәлахова каршы алдылар.

Иске Чокалы авылыннан Наҗия Хәсәнҗан кызы Сәлахова арада иң өлкәне, аңа 98 яшь тулдыНаҗия әби арада иң өлкәне, аңа 98 яшь тулды. Әтисен сугышка озаткан кыз аны башка күрми, әнисе карамагында үсә. Бер гасырлык гомер тарихында күпмне күрә ул. Урман да кисә, торф та җитештерә, колхозда да эшли.

Тормышка авылдашы Абдуллаҗанга чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Абдуллаҗаны белән 67 ел бергә яшиләр. Бүгенге көндә ул кызлары, социаль хезмәткәр карамагында. Тыл хезмәтчәнен район башкарма комитеты җитәкчесе айрат Җәлалов котлады.

Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Минҗиһан Абзалетдин кызы Халиковага да язмыш кырыс сынауларын бирә

Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Минҗиһан Абзалетдин кызы Халиковага язмыш кырыс сынауларын бирә. Әти-әни җылысын, назын татымый үскән ятимә кыз бала, тумыштан ишетми торган да була. Әәмма әлеге сынаулар аның характерын  тормыш дәвамында чыныктыра гына.

Минҗиһан апа 22-го партсъезд исемдәге колхозның алдынгы хезмәтчәне була, социалистик ярышларда җиңүләр яулый. Тормышка чыга, бүген кызлары таянычы, ярдәмчеләре.

Авыл өлкәнен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин котлады. Озын гомер, шатлыклы көннәр, исәнлек теләде


Нет комментариев