Колхозлар таркалганнан соң, гаилә крестьян-фермер хуҗалыгын булдыралар.
Гаилә башлыгы Айрат Хәлилов Татар Бизнәсе авылында дөньяга килә. Егеткә яшьтән үк техника “җене” кагыла, авыл тормышына “гашыйк” булып үсә. Шуңа да армия хезмәтен үтәп кайткач та күпчелек яшьләр кебек туган нигезне калдырып читкә, шәһәргә китәргә ашыкмый, авылда төпләнеп кала. 1992нче еллар була ул, хезмәт юлын “Байрак” колхозында шоферлыктан башлый егет.
1994 елда авылдашы Фәния белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы ике малай Нәфис һәм Әнис, көттереп кенә кыз балалары Зөһрә дөньяга аваз сала. Колхозлар таркалганнан соң, тормыш иптәше Фәния белән киңәшләшеп, алар пай җирләрен рәсмиләштереп, крестьян-фермер хуҗалыгын булдыралар.
Башлап шәхси ярдәмче хуҗалыкта 10 баш савым сыеры асрыйлар
Аннан дәүләт тарафыннан игълан ителгән төрле грант программаларында катнашалар. “Яшь фермер” программасы аша 1 млн. сумлык грант оталар, 2017 елда исә “Фермерлыкны үстерү” программасында катнашып, 3 млн. сумлык грантка ия булалар. Балтачтан токымлы сыерлар кайтаралар.
Әкренләп малларының баш санын арттыралар. Савым сыерларын, яшь бозауларны һәм симертүдәге бозауларны да кертеп, маллар саны 150-170кә кадәр җиткән вакытлары да була аларның. 2024 елдан исә терлекчелек тармагын ябып, игенчелек белән генә шөгыльләнә башлый Айрат Хәлилов. Аның карамагында бүген 400 гектар мәйданда пай җирләре бар, шуның 150 гектарында арпа, 100 гектарында бодай һәм 150 гектарында көнбагыш игәләр алар.
Әлбәттә, басудагы барлык эшләрне башкарып чыгу өчен җитәрлек күләмдә техникаң булуы мөһим. Әлеге уңайдан да фермер зарланмый. 17 млн. сумга “Росагролизинг”тан кредит аша “Джейси - 400” маркалы иген суктыру комбайны, шулай ук, игеннәрне басудан амбарга ташу өчен 1 млн. 300 мең сумга “ГАЗ-53” машинасын да сатып ала.
Гаилә авылдашлары өчен крестьян-фермер хуҗалыкларында эш урыны да булдырган. Фәниянең энесе Тәлгать Кәлимуллин игеннәрнең уңышын урып-җыюда комбайнчы буларак катнаша. Айрат исә үзе “ГАЗ-53” автомобиленә утырып, ашлыкны басудан хуҗалыкларына кайтарып тора. Тормыш иптәше Фәния ханым исә складка ашлыкны кабул итеп калып, аны киптерү, чистарту кебек эшләр белән шөгыльләнә. Фәния ханым үзе дә 2011 елда авылда шәхси кибет ачып, шунда 2023 елга кадәр сатучы булып эшли.
Гаиләнең терлекчелек тармагын янәдән яңарту эшенә Әнис Хәлилов алынган
2024 елда ул “Агростартап” программасы аша 4 млн. 950 мең сумлык грант отуга ирешә. Дәүләттән бирелгән шушы акчаларга яшь фермер тагын да шәхси акчаларны өстәп, 55 баш нәселле буаз таналар сатып алып кайта. Һәр баш нәселле тана якынча 160ар мең сумга төшә. Буаз таналарны 2024 елның ноябрендә кайтаралар, алар декабрь ахырларында үрчем дә китерә башлыйлар.
Билгеле, маллар өчен җитәрлек күләмдә азыгы да кирәк. Боларны да алдан күзаллый Әнис Хәлилов. Бүгенге көндә аның карамагында 175 гектар мәйданда җирләр бар, шуның 125 гектарын маллар өчен печән җирләре, 50 гектарын арпа культурасы били. Моңа өстәп әле әтисе Айратның да 400 гектар мәйдандагы кырлары бар. Җирләрен эшкәртү өчен Әнис тә “Росагролизинг” аша кредит ярдәме белән 15 млн. сумга “Кировец-700” маркалы куәтле трактор ала, “МТЗ-82” маркалы тракторы да бар.
Хәзергесе вакытта Әнис Хәлиловның фермасында 50 баш савым сыеры бар, яшь һәм симертүдәге бозауларны кертеп, җәмгысе 145 баш мөгезле эре терлеге исәпләнә. Токымлы сыерлар булгач, сөтне дә мул бирәләр, бозаулары да яхшы үсә. Тик менә соңгы елларда сөткә бәяләренең төшүе, ә ягулыкка бәяләрнең киресенчә артуы борчый фермерны.
Әнис үткән ел Иске Чокалы авылы кызы Румия белән гаилә төзегән. Тормыш итүләре дә әлегә төп нигездә әти-әниләре янында. Айрат белән Фәниянең кызлары Зөһрә әлегә Марс урта мәктәбендә белем ала. Әтиле-уллы Хәлиловларда бүгеннәрдә “кызу урак өсте” Чәчелгән уңышны җыеп аласы, урнаштырасы бар, маллар өчен кышлыкка да азыгын әзерлисе, дигәндәй.
–Игенчелек, терлекчелек тармагы бервакытта да җиңел булмады. Моңа һава торышы да үз йогынтысын ясый, әйтик быел менә җәй бик яңгырлы булды. Бәяләр дә һәрвакыт без теләгәнчә генә түгел. Сыерга да вакытында тиешле тәрбия бирмәсәң сөтне мулдан ала алмыйсың, бозаулардан –үрчемен! Әмма күңелсезләнеп утырырга һич вакыт юк. Көнебез таң белән башлана, кич кояш баегач тәмамлана. Тәвәккәлләргә эш карышмый,-диләр Хәлиловлар.
Фермада да барлык эшне гаилә белән бергәләшеп алып баралар. Сыер саву эшләрен Айрат, Әнис һәм Фәния бергәләшеп башкарсалар, кызлары Зөһрә карамагында яшь бозаулар икән.
–Заманча уңайлыклар күп хәзер, алар бик ярдәм итә. Малларны хәзер электр көтүчесе “көтә”, фермада да уңайлыклар тудырылган,-дип уртаклашалар Хәлиловлар.

Айрат һәм Фәния Хәлиловларның олы уллары Нәфис исә Казан шәһәрендә яши. Ул–табиб, гаиләсе белән ялларда, бәйрәмнәрдә кайтып әти-әниләренә, энесенә ярдәм итәргә ашыга.
Хуҗалыкларында 50 баш каз, атлар да асрыйлар әле Хәлиловлар. Әнә шулай, киңәшләшеп, көндәлек проблемаларны хәл итә-итә, киләчәкне күздә тотып, алга карап эшлиләр, бәхетләрен туган җирдә табып, татып яшиләр.
Нет комментариев