Социаль темага рубрикасы буенча яңалыклар
-
Пособие түләүдә үзгәрешләр кертелә
Быелның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә РФ Социаль страхование фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты эшли башлый. Бу турыда тулырак аңлатуны сорап РФнең Татарстандагы 14 номерлы социаль страхование фонды филиалы баш белгече Сиринә Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттек.
-
“РИТЭК” һәм “Лукойл” хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы башланды
Татарстанда "РИТЭК" һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары VI конкурсының рәсми старт алуы турында игълан ителде. Конкурс кысаларында 5 ел эчендә "РИТЭК" һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды Татарстанда 590нан артык проектны финанслауга 115 млн. сум акча тоткан.
-
Пенсиягә кагылышлы сорауларың булса...
2015 елның 2 апрелендә 14.00 сәгатьтән Россия пенсия фонды идарәсенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова чүпрәлеләрне кабул итәчәк.
-
Дәүләттән финанслау программасы нигезендә пенсия тупланмаларын арттырырга мөмкин
Соңгы елларда өстәмә дәүләт финанславы программасы хакында күп сүзләр алып барыла. "Пенсия акчалары ирекле тупланмаларын стимуллаштыру турында"гы Федераль закон нигезендә, 2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын дәүләттән финанслау программасы эшли. 2013 елның 1 октябренә кадәр әлеге программага керү турында гариза тапшыручылар бүгенге көндә дәүләт ярдәме ала. Ләкин күп кеше төрле...
-
2015 елның 1 январеннан социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак
Хәзер социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак: 2015 елның 1 январеннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442 номерлы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясе өчен ул кайсы ягы белән уңай булачак? Яңа законда нинди үзгәрешләр булачак? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан без район социаль яклау...
-
Чүпрәледә 192 шәхси эшмәкәрнең иминият взнослары буенча пенсия фондына бурычлары бар
Районда теркәлгән 192 шәхси эшмәкәрнең иминият взнослары буенча пенсия фондына бурычлары бар. Бүгенге көнгә әлеге бурычларның гомуми суммасы 4,2 миллион сумны тәшкил итә.
-
Җәмгыятебезне җимереп баручы чир
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышы Алешкин-Саплык авыл җирлегендә узды.
-
Ришвәт алына икән, димәк, аны бирүче дә бар...
Әледән-әле теге яки бу урында үзе биләгән вазыйфадан законсыз файдаланганы өчен кайбер вазифаи затларның җинаять җаваплылыгына тартылуын ишетергә туры килә. Редакция журналистларына да "... дәвалаган өчен, баламны укыткан өчен шуның кадәр акча бирдем, бу ришвәт төренә керәме" дигән сораулар да бирәләр. Шуннан чыгып та "Нәрсә соң ул коррупция?" дигән сорауга...
-
Соцпакетмы, яисә акчамы?
Алдан ук шуны искәртик, әгәр дә билгеле бер ташламаларга ия булган кеше 2015 елда социаль пакеттан файдаланырга тели икән, 2014 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия фондына килеп, бу хакта гариза калдырырга тиеш. 2014 елда социаль пакет алучыларга гариза язарга кирәкми. Социаль пакеттан баш тартырга теләгән очракта да Пенсия фондына...
-
“Җылы йорт” приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр белән
Яздан алып кара көзгә чаклы чәчәкләргә күмелеп утырган Убидагы "Җылы йорт" социаль приютын күрүчеләр аны нәкъ шулай-"Чәчәкле йорт", дип атыйлар да.
-
Пенсия системасында яңа үзгәрешләр көтелә
Федераль һәм Пенсия фонды бюджетлары проектлары буенча фикер алышу вакытында РФ Хөкүмәте тарафыннан 2015 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә күчерелүче иминият взнослары акчаларын тулы күләмдә иминият пенсиясен формалаштыруга һәм финанслауга тоту турында карар кабул ителде.
-
Скутерда һәм квадрациклда йөрү өчен “М” категорияле права кирәк
Чүпрәле районы комиссиясендә яшүсмер балаларның хокук тәртибен бозулары турында мәсьәләләр каралды.
-
“Халыкчан социаль проектлар“ республика конкурсына Чүпрәле ике проект тәкъдим итә
Республикада муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында "Халыкчан социаль проектлар" республика конкурсы старт алды.
-
Риназ планшетлы булды
Һәр кешенең үз алдына куйган максаты, өмет-хыяллары бар. Әмма аларны тормышка ашыру бар кешегә дә тигез бирелмәгән.
-
Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервислар
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында - uslugi.tatarstan.ru - РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең яңа сервислары гамәлгә куелган.