Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

2015 елның 1 январеннан социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак

Хәзер социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак: 2015 елның 1 январеннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 442 номерлы Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ категориясе өчен ул кайсы ягы белән уңай булачак? Яңа законда нинди үзгәрешләр булачак? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан без район социаль яклау...

-Антонина Александровна, социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон кабул итү нигә кирәк булды? Иске закон бүгенге көндә актуаль түгелме инде?

-Биредә "Россия Федерциясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы 195 номерлы федераль законның инде 1995 елда кабул ителгән булуын да искәртәсем килә. Ул чорда социаль хезмәтләр өчен федераль үзәк тә, регионнар да җаваплы иде. 2005 елның 1 январеннан исә социаль хезмәтләр күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга тапшырылган иде, һәм һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Моннан тыш, элеккеге законга күп кенә үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә ул шул кадәр катлаулы, аңлаешсызга әйләнде ки, яңа закон кабул итмичә мөмкин түгел. Минем фикеремчә, яңа закон халык өчен социаль хезмәтләрнең мөмкинлекләрен арттыра, әлеге хезмәтләрне күрсәтүче оешмаларның җаваплылыгын конкретлаштыра. Әлеге документның максаты- Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормаларын кертү. Социаль хезмәткәрләр моны инде күптәннән көтәләр.

-Күпләр яңа законда "Катлаулы тормыш шартлары" аңлатмасының булмавына аптырарлар. Аңа алмашка нинди термин килде?

-2015 елның 1 январеннан авыру, травма алган, олы яшьтә яисә инвалид булу нәтиҗәсендә үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтканнар; гаиләдә һәрдаим карауга мохтаҗ булган бер яисә берничә инвалид яшәгән, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләртулысынча яисә өлешчә ярдәм алуга хокуклы булачаклар. Әлбәттә, исемлектә социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләр; эшләре һәм яшәүгә акчалары булмаган гаиләләр турында да әйтелгән. Кыерсытылып яшәүче хатын-кызларга, балаларга социаль хезмәткәрләрнең ярдәм итәчәге турында да пунктлар бар яңа законда. Уенга, алкоголизмга, наркоманлыкка бирелгән гаиләләр дә игътибардан читтә калмаячак.

-Яңа законда тагын бер яңалык- "социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы" төшенчәсе бар. Әлеге документ турында да аңлатма биреп китсәгез иде...

- Социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы-ул ярдәм күрсәтүнең "юл картасы". Әлеге программаның формасы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнәчәк һәм ул өч елга эшләнәчәк. Ә менә программаны төзү гражданинның гаризасы нигезендә тору урыны буенча социаль яклау органы төзиячәк. Әлбәттә, башлап социаль яклау органы тарафыннан әлеге гражданинның чыннан да социаль яклауга мохтаҗ булуы һәм аның нинди социаль хезмәтләргә ихтыяҗы булуы билгеләнергә тиеш. Программага социаль хезмәтнең формасы, төрләре, күләме, шартлары, күрсәтү сроклары, хезмәт күрсәтүчеләрнең исемлеге кертелә. Программа гражданин өчен тәкъдим итү характерында, ә хезмәт күрсәтүче өчен-мәҗбүри.

Реклама

Газета укучыларга конкрет мисаллар өстендә социаль хезмәт күрсәтү буенча индивидуаль программаның җайлы булуын аңлатып китәсем килә. Әйтик, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен безнең реабилитация үзәкләрендә курс үтү өчен инвалид-баланың әти-әнисенә юллама артыннан социаль яклау идарәсенә елына ике тапкыр килергә туры килергә кирәк булганлыгы турында һәркем хәбәрдәр. Әмма индивидуаль программа төзелгәннән соң елына ике тапкыр юллама бирүләрен сорап социаль яклау идарәсенә килү ихтыяҗы юкка чыга, бары тик өч елга бер тапкыр килү генә сорала. Яисә, мәсәлән, мондый программа төзелгән кеше башка җиргә яшәргә күчеп китә ди. Бу очракта республиканың башка районына яисә шәһәренә күчеп киткән очракта яңа урында да программада каралган барлык төр социаль хезмәтләр дә күрсәтеләчәк, бернинди яңа документ тутыру да кирәкми. Республикадан читкә, башка регионга күчеп китү очрагында да әлеге субъектта билгеләнгән социаль хезмәтләр җыелмасы гражданинга күрсәтеләчәк.

-Кемнәр социаль хезмәтләрне түләүсез нигездә алачак?

-Балигъ булмаган балалар, гадәттән тыш хәлләр, коралланган милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, кеше башына уртача туры килгән яшәү минимумының бер ярым күләменнән түбән булган кереме булган гражданнар түләүсез нигездә социаль хезмәтләр алуга хокуклы.

-Һәр кешенең тормышын киштәләргә төзеп куеп булмый. Кемгәдер социаль хезмәткәр ярдәме кичекмәстән кирәк булу мөмкинлеге килеп туа һәм ниндидер документлар төзеп торырга вакыт булмый. Бу очракта нишләргә?

-Әлбәттә, тормыш безгә төрле көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга сәләтле. Әлеге очраклар да яңа законда каралган. Анда кичекмәстән булырга тиешле социаль хезмәтләр билгеләнгән. Яңа законда бу хезмәтләр индивидуаль программа һәм килешү төземичә башкарылырга тиешлеге ассызыклана. Бу очракта, мәсәлән, сүз киемнәр, беренче кирәк-ярак әйберләр белән тәэмин итү, юридик һәм экстрен психологик ярдәм күрсәтү турында барырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема

2
X