Дәүләттән финанслау программасы нигезендә пенсия тупланмаларын арттырырга мөмкин
Соңгы елларда өстәмә дәүләт финанславы программасы хакында күп сүзләр алып барыла. "Пенсия акчалары ирекле тупланмаларын стимуллаштыру турында"гы Федераль закон нигезендә, 2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын дәүләттән финанслау программасы эшли. 2013 елның 1 октябренә кадәр әлеге программага керү турында гариза тапшыручылар бүгенге көндә дәүләт ярдәме ала. Ләкин күп кеше төрле...
-Өстәмә дәүләт финанславы программасының шартларын ачыклап китсәгез иде.
-Халык телендә бу программа ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) дип атала. Чүпрәле районы буенча бу программага 1310 кеше керде. Узган ел алар 2 миллион сумнан артык өстәмә иминият взнослары түләделәр. Программа шарты буенча өстәмә иминият взнослары 2 м ең сумнан ким, 12 мең сумнан артык булмаска тиеш. Дәүләт тарафыннан да шуның кадәр үк өстәмә финанслана. Шулай итеп, еллык ирекле взнос төрлечә булырга мөмкин, ә дәүләт исә ел саен кертелгән суммадан чыгып бермә-бер финанслый. Гражданның шәхси счетына өстәмә взносны, шәхси гариза буенча, эшкә бирүче дә күчерә ала.
-Программа, беренче чиратта, кемнәр өчен файдалы?
-Әйтергә кирәк, бу программада катнашкан һәрбер кеше киләчәге турында кайгырта дигән сүз. Ягъни олыгайган көнендә үзенә җитәрлек пенсия туплый. Программаны дөрес аңлап, үзең, якыннарың һәм балаларың өчен файдаланып калырга кирәк. Гадәттә, безнең халык яңалык булгач, аңа шикләнеберәк карый. Иң элек, күршесенең, танышларының алганын көтә. Нәтиҗәсе күренгәч, кызыгып куя, әмма инде соң булырга мөмкин. Шуңа да дөрес аңлагыз, бер үк соңармагыз, дип әйтүем. Күп кенә райондашларыбыз бу программа турында ишетеп тә, менә шулай ышанмый йөреп, быел гына программага керергә теләп, мөрәҗәгать итте.
-Пенсионерлар да бу программадан файдалана аламы?
-Программага керү 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылса да, әлеге үзгәреш пенсионерларга кагылмый. Ягъни өстәмә дәүләт финанславы программасына пенсионер статусына ия булган кешеләрдән гаризалар кабул ителмәячәк. Ул социаль пенсия аламы, я булмаса инвалидлык буенчамы, хезмәт пенсиясеме-әлеге кешеләр программада катнаша алмаячак,-дигән сүз бу. Ә элек елларда программага кереп калган пенсионерлар пенсия фондына акча кертүне дәвам итәргә мөмкин. Тик канундагы яңа үзгәрешләр буенча, 2015 елдан 5 еллык цикл гамәлгә керәчәк һәм киләсе тупланма өлешен алырга гаризаны бары тик 2020 елда гына бирәчәкләр. Димәк, пенсионерлар 2 015 е лда т үләгән взносларны 2020 елда гына кайтарып ала алачак. Ә быел түләгән взносларны киләсе елга алып булачак әле. Чүпрәле районы буенча 3 00гә я кын пенсионер әлеге мөмкинлектән файдалана. Алар тарафыннан 2013 елда түләнгән взнос суммалары быел ике тапкыр арттырылып, тулысынча кайтарылды.
-Пенсиянең тупланма өлеше к еше вафат булган очракта да түләнәме?
-Гражданның шәхси счетында тупланган акчаларны үзе вафат булганда мирас алучыларга: якыннарына, балаларына бирелә. Тупланма өлеш бер кая да югалмый.
-Пенсияләрнең тупланма өлешен берьюлы барысын да алып буламы?
-Закон пенсия тупланмасы акчаларын түләүләрнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (иминият һәм тупланма өлешләрен кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын берьюлы, бер тапкыр ала. Әгәр тупланма өлеше 5 проценттан артып китсә, бүленеп, пенсиясенә өстәп түләнелә. Тик андый кешеләр әлегә районда бик аз, бары 2 пенсионер гына. Калганнары пенсиягә чыкканда барлык җыелган сумманы берьюлы алды. Элеккерәк бу эшне эшләсәләр күпме акча туплаган булырлар иде, югыйсә.
-Программага керер өчен нишләргә?
-Әлеге программага керергә теләүче 14 яшьтән алып, пенсия яшенә кадәрге граҗданнар ел ахырына кадәр райондагы Пенсия фонды бүлегенә килеп гариза язарга һәм беренче кертемне түләргә тиешләр. Шул очракта әлеге гражданнар ирекле рәвештә пенсия акчаларын туплау (ДСВ) программасына кереп китәләр һәм аларга киләсе 10 ел дәвамында өстәмә взносларны түләп барырга мөмкинлек биреләчәк. Вакыт бик аз калып бара, программага керергә теләүчеләрне 31 декабрьгә к адәр П енсия фонды бүлегендә көтеп калабыз. Өстәмә мәгълүматларны район пенсия фондында, яисә 2-31-33, 2-21-87, 07 телефоннары аша да алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев