Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Наркотикларга - “ЮК!”

Программа нигезендә

Илебездә наркотикларга каршы вәзгыять программасын тормышка ашыру максатыннан күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Безнең районда 90 номерлы һөнәри училище яшьләр үзәге булып санала. Нәкъ менә биредә илебезнең киләчәге белем ала, формалаша. Шуңа да әлеге буынны тәрбияләү- көннең төп мәсьәләсе.

17-27 сентябрьгә кадәр биредә "Наркотикларга- "Юк" дип әйт!" дигән антинаркотик декада булып үтте. Әлеге уңайдан училищеда "Сәламәтлек театры"ның оештырылуын да әйтеп үтәсе килә. Театрда А.Абязов, Алина һәм Лена Козловалар, Э.Баһаутдинова, А.Папушкин, Н.Цыфаркина, М.Огурцова, В.Акимова, Е.Гладкова кебек яшь талантлар катнаша. Әлеге укучыларның тырышлыгы белән "Сайлау бар: тормыш наркотик-лардан башка!" дигән сәнгати сәхнәләштерелгән тамаша әзерләнде. Һәм шушы тамаша белән Яңа Уби төп мәктәбенә барып, укучыларга наркоманиянең проблемалары турында сөйләделәр.

Укучыларга аеруча "Наркотикларга-"Юк" дип әйт!" дигән тәкъдирнамә зур тәэсир ясады. Әлеге күренеш бер кемне дә битараф калдыра алмады, чөнки биредә олы шәхесләрнең нәкъ менә наркотиклар аркасында якты дөнья белән саубуллашулары, наркоман әти-әниләрдән туган балалар тасвирлана, фотосурәтләре күрсәтелә. Мәктәп укучыларына истәлеккә дип эмблемалар тапшырылды.

Чара кысаларында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар белән анкеталаштыру үткәрделәр, наркомания темасын чагылдырган китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. яшьләр өчен чыгып килүче газета-журналлар белән таныштырдылар.

Моннан тыш, декада барышында училищеда антинаркотик темага багышланган ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаганнар эше буенча полиция хезмәткәре, майор Лилия Хәлиуллова чыгыш ясады. Шулай ук, полиция началнигының оператив эшләр буенча урынбасары, майор Руслан Нуруллов та үзенең чыгышында район күләмендә әлеге уңайдан нинди эшләр башкарылганлыгы турында сөйләп үтте, төрле конкурслар, "Күңелле стартлар" һәм спорт уеннары оештырылды. Укучылар укытучылар белән берлектә "Мин үз гаиләм белән бәхетле" дигән стенд әзерләделәр. Стенд гаилә, училище тормышыннан фотосурәтләр белән тулыланды. Шулай ук, "Нигә ул куркыныч?" темасына инша конкурсы игълан ителде. Әлеге конкурста 439 төркем укучысы Ангелина Поселенцева җиңүче дип табылды.

Югарыда әйтелгән программаны тормышка ашыру максатыннан училищеда махсус график нигезендә шәфкать туташы Э.Багдеева укучылар белән даими тестлар үткәреп тора.

Әлбәттә, болар белән генә антинаркотик темага багышланган чараларга чик куелмый. Училищеда бу уңайдан махсус программа булдырылган һәм аның буенча эшчәнлек алып барыла. Әмма без бүген училищеда наркотиклар кулланучы укучыларыбызның юклыгы хакында зур горурлык белән әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга