Зур Чынлы авылы мәдәният йортында милли йолаларны барлау максатында "Авылым кичләре" дигән чара үткәрелде.
"Рәйхан" фольклор коллективы катнашында оештырылган бу кичәдә халкыбызның борынгы уеннары: "Баттым", "Капкалы" , "Йөзек салыш" уеннары уйнатылды. Әби - бабаларыбызның кич утырып уйнаган уеннары, су агыш, җәза бирүләр һәм җырлы - биюле уеннар башкарылды.
Бу кичә борынгы әби - бабаларыбызның мәдәниятен, милли йолаларын барлау, саклау һәм яшь буынга тапшырып калдыру теләге белән оештырылды.
Нет комментариев