Яңа Ишле авылы мәдәният йортында,"Халык талантлары балкышы"фестивале кысаларында, авыл үзешчәннәренең иҗат отчет концерты булып үтте.
"Туган җирдә җырлап яшик" дип аталган концерт программасы татар халык җырларына, заманча җырларга, шигырьләргә, фольклор-әсәрләрләргә,скетч-юморларга бик бай иде. Җырчылардан: Диләрә Мердеева, Рәзинә Вәлиуллина, Нурдания Каюмова, Илдус Вәлиуллин, Гильман Моратовлар; биючеләрдән: Гелисә Гатауллина, Рамилә Шакурова, Гүзәл Нигмановаларның, "Кыңгырау" фольклор коллективы; укучылар: Каюмов Рәзил,Нигманов Азат,Хасанов Артур, Нигманова Айгел һәм Гатауллина Ләлә; алып баручы: Халидә Нигмановаларның чыгышларын авылдашлар көчле алкышларга күмде. Ике сәгатьлек әлеге мәдәни чарадан, тамашачылар күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
Нет комментариев