Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Якташыбыз, Г.Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов — «Алтын битлек»кә ия булды

Мәскәүдә Россия театр эшлеклеләре берлеге секретариаты тарафыннан "Алтын битлек" - 2016 Россия милли театраль премиясенең беренче лауреатлары билгеләнде. "Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен" наминациясенә Г.Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов лаек булды.

"Алтын битлек" премиясенең махсус бүләкләре, шулай ук, Россия Малый дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломинга, Санкт-Петербург Малый академия театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додинга, Санкт-Петербург Балет дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Борис Эйфманга һ.б. бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрының "Минем исемем Кызыл" спектакле дә "Алтын битлек" - 2016 милли театр фестиваленең лонг-битенә кертелде.

"Алтын битлек" - Россия Милли театраль премиясе 1993 елда Россия Федерацисенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта һәм мюзикл, курчак театры.

"Алтын битлек" Милли театр фестивале һәр яз саен Россия шәһәрләрендә куелган иң игътибарга лаек спектакльләрне тәкъдим итә.

"Алтын Битлек" Россия Милли премия-фестивален оештыручылар - РФ Театр эшлеклеләре берлеге, РФ мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте, "Алтын битлек" Фестивале дирекциясе.

***

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. 1989-2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты - 1967, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты - 1973, 1982, СССР­ның Дәү­ләт бүләге иясе, М.Сәлимҗанов исемендәге театраль премия лауреаты (2015).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын битлек Г.Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов