Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Хелхем” Балкыш”та балкыды

Авыл халкын кузгата, рухландыра һәм ел да үткәрелә торган бер чара бар, ул - «Балкыш» фестивале. Зур сәхнәләргә чыгу өчен түгел, башлыча өлкәннәр яши торган авылларыбызны «йокыдан уятып», рухи кыйммәтләребезне барлау, борынгы җырларыбызны, уеннарыбызны яшь буынга күрсәтү, халыкны ял иттерү өчен үткәрелә ул.

Өлкәннәр өчен "Балкыш" фестивале республикада берничә елдан бирле уздырылып килә. Шушы еллар дәвамында өлкән буын вәкилләребез анда үзләренең җырга, моңга гашыйк икәннәрен әллә ничә мәртәбә исбат иттеләр. Чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, җырлары, шигырьләре, биюләре аша тамашачыга җиткерделәр. Өлкән буынның шул рәвешле яшь буында патриотизм хисләре, йола-гадәтләребезне саклаудагы тәрбияләре дә бәһасез.

Менә быел да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 2 октябрьдә узган концертта фестивальнең зона турларында җиңгән 27 районнан җырчы һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар арасында Чүпрәледән Людмила Сердцева җитәкчелегендәге "Хелхем" чуваш фольклор ансамбле дә катнашты.

- Фестивальдә чыгыш ясаган концерт номерыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Аның эчтәлеге өлкән буын кешеләре кичергән авыр елларны хәтердә яңарта, тарихыбызны барлый, тамашачылар чыгышыбызны яратып кабул итте, - ди Валерий Самойлов.

"Хелхем" ансамбле фестивальдә лауреат исеме яулап, диплом алып кайтты. Киләсе елда алар "Балкыш" фестиваленең 9 май-Җиңү көнендә узачак Гала-концертында чыгыш ясаячаклар. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш"фестивале