Февраль аеннан мәдәниятчеләрнең чын мәгънәсендә "урак өсте" башланачак. Россиядә волонтерлык, Татарстанда Лев Толстой, Чүпрәледә гражданлык һәм патриотизм елы кысаларында һәр авыл мәдәният йортында "Безнең сәләтләр-туган якка" милли мәдәни фестиваль узачак.
Фестиваль тарихи, рухи традцияләрне, милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелә.Ул өч турдан торачак. Нәтиҗәләр "Сабантуй" бәйрәмендә ясалачак. Чарага беренчеләрдән булып, 2 февральдә Иске Чокалы һәм Зур Аксу мәдәният йортында старт биреләчәк. Бу хакта тулырак һәм фестиваьнең кайсы авылда, кайчан узуы турында газетаның интернет варианты http://chuprale-online.ru сайтында таныша аласыз.
Нет комментариев