«Җиңү диктанты» Чүпрәледә 10 мәйданчыкта узачак
2026 елда диктант Маршал Георгий Жуковның тууына 130 ел тулуга багышлана.
«Бердәм Россия» 24 апрельдә «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк. Быел аның өчен дөньяның 75 илендә 36 мең мәйданчык әзерләнгән . Чүпрәледә исә диктант язу 10 мәйданчыкта узачак. Нигездә алар белем бирү учреждениеләрендә үткәреләчәк:
- Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда
- Алешкин-Саплык урта мәктәбендә
- Зур Аксу урта мәктәбендә
- Кече Чынлы урта мәктәбендә
- Марс урта мәктәбендә
- Матак урта мәктәбендә
- Иске Кәкерле урта мәктәбендә
- Иске Шәйморза урта мәктәбендә
- Уби урта мәктәбендә
- Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә
“Җиңү диктанты" - тарихка кагылырга, совет халкының бөек батырлыгы турында искә төшерергә һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирә торган тарихи тест.
Акция җомга көнне, 2026 елның 24 апрелендә 12.00 сәгатьтә узачак. Теләге булган һәркем катнаша алачак.
2026 елда диктант Маршал Георгий Жуковның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шуңа бәйле рәвештә акциянең эмблемасы яңартылган – анда Кызыл мәйданга керү урынында урнаштырылган Маршал статуясы барлыкка килгән. Тестка аның биографиясе, шулай ук башка гаскәр башлыклары, язучылар, артистлар һәм сугышта катнашучылар турында сораулар кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев