Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Имтиханнар вакыты да җитә

Быел 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтихан 1 июньгә, ә 9 сыйныфлар өчен 2 июньгә билгеләнгән.

Быел Татарстан мәктәпләрендә IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаучы 66,6 мең укучыны Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

Чыгарылыш укучылары саны, 2025 елга караганда, 4,2 меңгә артык. IX сыйныфны тәмамлаучылар - 3 меңгә, XI сыйныфны тәмамлаучылар 1,2 меңгә артыграк.

Белем дәрәҗәләрен тикшерергә ниятләгән укучылар саны арткач, имтихан тапшыру пунктлары да күбәя. БДИ уздыру урыны өчен – 86, Төп дәүләт имтиханын үткәрү өчен 76 пункт ачылыр дип көтелә.

Быел 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтихан 1 июньгә, ә 9 сыйныфлар өчен 2 июньгә билгеләнгән.Имтихан тапшыру срокларын үзгәртү мәктәпләргә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына тынычрак һәм алдан ук әзерләнүне, шулай ук чыгарылыш чараларын үткәрүне планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев