Чүпрәледә яңа кафе эшли башлады
Соңгы елларда төрле бәйрәм кичәләрен, истәлекле вакыйгаларны, очрашуларны кафеларда уздыру гадәткә керде. Ихтыяҗ булганлыктан, районда мондый җәмәгать туклану урыннарының яңалары барлыкка килә башлады.
Кече һәм урта эшмәкәрлек районда үсештә, дип була. Тик үз эшеңне ачып, аны мөстәкыйль рәвештә алып бару өчен тәвәкәллек кенә җитми, тырышлык та кирәк. Гомерен авыл тормышы белән бәйләгән райондашыбыз Петр Осипов әнә шундый тырышлардан. Яңа ачылган кафеның хуҗасы да ул.
Чуваш Бизнәсе авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән әлеге тынгысыз кеше, бүген инде олы яшьтә, лаеклы ялда. Шулай булуына да карамастан, бер генә көн дә хезмәт итмичә тормый.
Әтисе аның сугыштан яраланып кайткач, авырулардан вафат була. Шулай да өч баласында да авыл тормышына, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләргә өлгерә. Петр Осипов та нәсел дәвамчылары: балалары, оныкларында шушы сыйфатларны дәвам иттерү хыялы белән яши. Авыл клубы җитәкчесеннән башланган тырышып хезмәт итүе, колхоз рәисе вазифасына кадәр күтәрә аны. Лаеклы ялга чыкканчы 20 ел дәвамында "Родина" колхозын җитәкли. Аннан соң да крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшен дәвам итә. "Оныкларымны да үзем белән алып йөрергә тырышам, яшьли күреп, өйрәнеп үссеннәр",- ди ул.
Җир һәм аш-су арасындагы аерма җир белән күк арасы кебек. Бу уңайдан да үз аңлатмасын бирде өлкән эшмәкәр.
-Район үзәгендәге парк соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде. Кичке якта биредә әти-әниләр, балалар, хәтта өлкән яшьтәгеләр дә саф һава суларга, ял итәргә чыга. Нигә әле кафега кереп туңдырма ашап, чәй эчеп чыкмаска. Шуларны уйлап йөргәннән соң, ачылган кафе бу. Туган көннәр, балалар өчен бәйрәмнәр оештырырга теләүчеләргә дә уңайлыклар тудырырга тырыштык,- ди Петр Осипов.
Җәмәгать туклануы объекты- ял итү урыны гына түгел, районда яшәүчеләр өчен эш урыны да. Биредә пешекчеләр Резидә Алиева, Инна Садеева, сатучы Светлана Волкова иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәләр. Инде кафены үз итүчеләр дә табылган. Нуршат Алиева, мәсәлән, биредә көндәлек кунак. Ризыкларның тәмле, ял итү өчен урыны җайлы булуын да әйтә. Кафе "Звениговский" сәүдә маркеты янында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев