Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта тулы кыйммәтле азык запасы булу шарт. Шуны истә тотып, быелгы җәй - көз айларында 12086 тонна катнаш азык, 7853 тонна печән, 40387 тонна сенаж, 47118 тонна силос һәм 13462 тонна салам әзерләү бурычы куелган иде.
"Ак Барс - Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалында беренчеләрдән булып силос салуга керештеләр. Көн кичкә авышкан. Шуңа да карамастан азык утарында эшнең кызган чагы иде. Фуражир Рәшит Айнетдинов үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп үти торган шәхес. Кайтарылган азыкларның күләме, дымлылыгы һәм сакланышы өчен җаваплылыкны да аңа йөкләгәннәр. "Монда дүрт траншея бар. Өчесе 1200 әр тонна һәм берсе - 800 тоннага исәпләнгән. Зур траншеяның берсен күпьеллык үләннәрне ваклатып сенаж салдык һәм өстен дә капладык. Күргәнегезчә, берүк вакытта силос та салабыз, аның янәшәсендәге траншеяга сенаж да тутырабыз. Яшел массаның дымлылыгы таләпләргә туры килә. "К - 700" маркалы тракторларны идарә итүче Рәшит Тимербулатов белән Евгений Данилов траншеяны тыгызлап торалар,- ди фуражир. Басудагы комбайннар артыннан да күз иярми.
Нет комментариев