Чүпрәледәге 114 номерлы янгын сүндерү частендә ачык ишекләр көне уза
Көн вакыйгасы

Чүпрәледәге 114 номерлы янгын сүндерү частендә ачык ишекләр көне уза

Россиянең янгыннардан саклау хезмәте оешуга 365 ел тулу уңаеннан, 2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын сүндерү хезмәтенең райондагы 114 номерлы янгын сүндерү часте ачык ишекләр көне үткәрә.

Безнең хезмәт, янгын сүндерү техникасы һәм авария- коткару инструментлары белән якыннан танышырга теләүчеләр иртәнге 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр безгә килсеннәр. Алар өчен янгын сүндерү часте бинасы буйлап экскурсия дә оештырылачак,- диләр әлеге хезмәт җитәкчеләре.

Ачык ишекләр көне 114 номерлы янгын сүндерү часте

Нет комментариев