Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Ул 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру тыела. Шулай ук мангалларда ризык әзерләү дә чикләнә. Пиротехника кулланырга ярамый. Штраф күләме дә арта. 

Янгынга каршы махсус режим куркыныч очраклар булмасын, уяулык артсын дигән ният белән кертелә. Бу чорда урманнарга якын урнашкан 121 торак пункт, 74 бакчачылык ширкәте һәм 87 балалар лагерьларында шырпы да сызарга ярамый.

Махсус режим кертелгән вакытта учак ягучыларга, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән 80 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә янгын китереп чыгарып, милеккә һәм кеше гомеренә зыян китергән кешеләргә 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 80 меңнән 100 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 90 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салыначак. Ә менә юридик затларга 700 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф каралган. Аларның эшчәнлеге дә туктатылырга мөмкин. Кеше милкенә ут белән зыян салган очракта – 1 елга, урманнарга зыян китерүчеләрне 4 елга кадәр иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев