2027 елга Чүпрәледә төзекләндерү өчен 4 объект тәкъдим ителгән
Тавыш бирү башланды
2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды.
Татарстанда тавыш бирүгә 178 җәмәгать урыны тәкъдим ителгән. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр бирү федераль платформада уза zagorodsreda.gosuslugi.ru сылтамасы буенча оештырыла һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.
Узган ел проектта 1,6 меңнән артык муниципалитет катнашкан, ә онлайн-тавыш бирү 16,5 миллионнан артык кешене җәлеп иткән. Ел саен иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 25 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.
Быел тавыш бирү бер блокны – иҗтимагый киңлекләрне үз эченә ала. Халыкка парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар һәм скверларны сайларга тәкъдим итәләр. Барлыгы 178 объект тәкъдим ителгән – республиканың 45 муниципалитетының һәркайсында бер яки берничә объект.
2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн тавыш бирүдә Чүпрәленең дүрт объекты катнаша. Менә алар: Чыгарылышлылар паркы (икенче чират. Агымдагы елда беренче чират нигезендә эшләр башланды); “Геройлар Аллеясы” паркы; Дзержинский урамы, Яңа Чүпрәле авылындагы балалар паркы.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән башлап катнашырга мөмкин. Һәр катнашучы бер генә тапкыр тавыш бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев