Чүпрәледә матурлыкка, төзеклеккә даими игътибар бирәләр
Соңгы елларда район үзәге көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә.
Үз чорында район файдасына хезмәт итеп, хәзерге вакытта архитектура закончалыгына туры килмәгән иске объектлар урынына яңалары сафка баса, заманча административ биналар төзелә. Җәй айларында район үзәге Европаның иң гүзәл шәһәрләрен хәтерләтә. Һәркайда чисталык һәм зәвыклык булдыру өчен хезмәт коллективлары да үз өлешен кертә. Сугыш һәм Хезмәт Даны обелискы янындагы паркны район үзәгенең йөзек кашы дияргә дә була. Аны чистартып тәртиптә тоту максатыннан җаваплы коллективлар билгеләнгән. Бу көннәрдә район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре үз биналары территориясендәге коймаларны ап- ак төскә буяп яңартып куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев