Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледәге дуслык һәм бердәмлек үрнәге

Әй, дускаем, кил әле, күл буйларын күр әле, дип җырлана җырда. Ниниди күлне күздә тоткандыр әлеге җыр сүзләрен язучы, анысы билгесез. Ә менә безнең районда кешегә күрсәтерлек һәм рәхәтләнеп ял итәрлек күл булачак. Кайда, дип сорасагыз, районга көнчыгыш яктан керү юлында ул - Татар Саплыгы белән Алешкин Саплык авылы берләшкән...

Бу урында күл тирәсендә тагын ниләр булачагын да сөйләп үтик. Күлнең бу як ярыннан икенче ярына кадәр - 84 метр озынлыктагы күпер төзелеп ята анда шушы мәлдә. Кафе да булачак. Төрле мәдәни чаралар уздыру өчен мәйданчык инде ясалган, Православие кануннары буенча часовня да сафка бастырыла.

Күл башлангычны элеккедән үк шушы урында бәреп торган чишмәләрдән һәм авыл эченнән агып килүче елгадан ала. Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев әйтүенә караганда, авыл уртасындагы әлеге елгага көймәләр, катамараннар да җибәреләчәк икән әле.

- Күл төбен, елганы агач, куак төпчекләреннән, чытырманлыклардан чистартабыз, - ди Петр Артемьев. - Сүз дә юк, күләмле эш, әмма язга кадәр чистартып бетерербез, дип уйлыйм. Анда авыл халкы өчен генә түгел, ә юлчыларга да туктап, ял итеп китәргә матур урын булачак.

Һәм, иң әһәмиятлесе, моны Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы авылы кешеләре үз куллары белән эшли. Авыл башлыгы белән киңәшләшеп авыл эшмәкәрләре башлап, шулай бергәләшеп, авыл эчендә часовня төзеп куйганнар. Мәктәп янын, социаль учреждениеләр тирәсен төзекләндергәннәр. Шушы ике авыл халкының бердәмлегенә, дуслыгына хәйран калырлык - шушыдыр инде ул кече ватаныңны ярату, аны үзеңнең игелекле эшләрең белән бизәү. Әлеге урынны саплыклыларның "Дуслык күле" дип атаулары да тирән мәгънәгә ия. Ике милләтнең гасырлар буе бер туганнар кебек яшәве чагыла бу исемдә.

(Саплыклыларның әлеге бердәмлек һәм эш үрнәген искечокалыларның ничек "күтәреп алулары" турында газетабызның киләсе санында укырсыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев