Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә эшкәртелә торган җирнең 20 мең гектары фермерларга туры килә

Чүпрәле аграрийлары, төгәлрәге, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары узган 2021 елга йомгак ясадылар.

Киңәшмә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында идарә башлыгы Тәлгать Халитов җитәкчелегендә узды. Чарада район башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Безнең районда 64 авыл хуҗалыгына караган җәмгыять: 55 фермер хуҗалыгы, 5 шәхси эшмәкәр, 4 кооператив теркәлгән. Крестьян-фермер хуҗалыклары 20 мең гектар җир эшкәртә. Аларда 1310 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 400 баш сыерлар.
Чүпрәле районы фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Равил Бикчуров киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, катлаулы, корылыклы ел булуга карамастан, тармакта тулай продукция күләме 510 млн.сум тәшкил итте, грант ярдәме 12 млн. сум күләмендә алынды, дип хәбәр итте.
-Район фермерлары тарафыннан 24 мең 555 тонна бөртекле һәм 818 тонна шикәр чөгендере үстерелде, диде ул.
Равил Бикчуров үз чыгышында фермерларны борчыган мәсьәләләр турында да сөйләде. Бу-эшче кадрларга кытлык, яшьләрнең авылда калмавы, ягулык-майлау материалларының, ашламаларның һәм авыл хуҗалыгы техникасының бәясен арттыру.
 - Булган кыенлыкларга карамастан, без икмәк үстерергә тиешбез. Икмәк үстерү өчен, җирне яратырга һәм ихлас күңелдән җан җылысын биреп эшләргә кирәк - без шундыйлар булып калабыз да инде, - диде Равил Адиевич.
Киңәшмәдә, шулай ук, идарә белгече - игенчелек буенча консультант  Ф. Хәлимов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Чүпрәле муниципаль районындагы начальнигы И. Низамов һәм башка белгечләрнең докладлары тыңланды. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чүпрәлерайоны фермерлар