Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районында инвалидлар эшләре буенча Совет утырышы узды

Чүпрәле районы Башкарма комитетының конференцияләр залында 2020 елның 29 гыйнварында инвалидлар эшләре буенча Совет утырышы узды.

Чараны район башлыгы Марат Гафаров үткәрде. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, инвалидлар эшләре буенча Совет әгъзалары катнашты.

- Бүгенге көндә Чүпрәле районында 2,5 меңнән артык инвалид яши, -дип искәртте Марат Гафаров һәм уртак көч белән, шулай ук, һәр ведомствога аерым хәл ителергә тиешле  мәсьәләләрне ассызыклады.

2019 елда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турында Социаль иминият фондының Чүпрәле районындагы 14 нче региональ бүлегенең баш белгече Лариса Решетова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елда фондка техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итүгә 349 гариза бирелгән. Шуларның 287се канәгатьләндерелгән. Санаторий-курорт дәвалавына 376 инвалид чиратта тора, шуларның 16сы – инвалид балалар. 2019 елда 60 инвалид һәм 4 инвалид бала юллама алган.

«Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар өчен нәрсә эшләнә һәм нинди реабилитация чаралары күрсәтелүе турында үзәк директоры Илгизәр Вафин сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев