Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләре элиталы частьләрне сайлый

Иртә таңнан районыбызның ике егетен – Иске Кәкерле авылыннан Илназ Алиевны һәм Коршанга Шигалидан Станислав Семеновны чираттагы төркем белән хәрби хезмәткә озаттык.


Берничә көннән солдат киемен кияргә тиешле егетләрне озату тантанасына Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары Виктор Григорьев һәм Сәхаутдин Хөсәенов, егетләрнең әти – әниләре, туганнары һәм дуслары да килгән иде. Бер карашка бик яшь күренсәләр дә, тиздән алар “Ватан сакчысы” дигән горур исемгә лаек булачаклар, бер ел эчендә аларда батырлык, илгә бирелгәнлек һәм аның иминлеге өчен гомерен дә корбан итәрлек патриот хисләре формалашачак. Айрат Фиркатович аларга иң җылы теләкләрен юллаганда, шушы сүзләрне дә атап үтте. Билгеле инде, озату тантанасына килүчеләр егетләрнең исән – сау хезмәт итеп районыбызга әйләнеп кайтуларын теләделәр. Без дә аларга “Яхшы хезмәт итегез, районыбыз йөзенә кызыллык китермәгез, яңадан күрешкәнчегә!” дип теләкләр әйтәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев