Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Урманнарга керү тыела

Табигатьтә эссе, коры һава торуы сәбәпле республикада янгынга каршы тору режимы кертелде. Режим 14 июльдән алып 21 көн дәвамында урманнарга керүне чикли.

Статистика урманнарда теркәлүче 10 янгынның 8е кешеләр ваемсызлыгы аркасында килеп чыгуы турында сөйли.

Чүпрәле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә халыкка урманга килүдән тукталып торырга чакырып мөрәҗәгать итә.

–Транспорт белән дә, җәяүле килеш тә янгын куркынычы булган бу чорда урманга керү тыела, - ди Чүпрәле урман хуҗалыгы участогы лесничие Сәгыйть Мәхмүтов.  – Әгәр дә инде кисәтүләргә карамастан да, урманга килүчеләргә юлыксак, без акт төзергә тиеш булабыз.

Таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык  каралган. Ул физик затларга 1500 сумнан 3000 сумга кадәр, вәкаләтле затларга 10000 сумнан 20000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Янгынга каршы тору режимы  вакытында штраф күләме икеләтә арта.

Социаль челтәрләрдә Ульяновск өлкәсенең Майна районы урманчылыгында чыккан янгынның фоторәснәре пәйда булды. Урманга якын авылдан кешеләрне эвакуацияләгәннәр дигән хәбәр дә бар иде. Чөнки авыл өстен төтен каплаган. Урмандагы янгынны сүндерү дә бик тиз генә була торган эш түгел. Ульяновск өлкәсендә дә әлеге янгынны сүндерүгә авиация җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев