Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Умарта кортлары бал җыя

Бал кортларының чагуыннан һәркем куркадыр, мөгаен. Тик җәй җиттеме бу төр бөҗәкләр белән очрашмыйча булмый.

Умартачылар бал кортларының өстебездәге киемнәрнең ачык төсләренә күбрәк игътибар итүләре, көчле һәм кискен исләрне яратмаулары турында сөйли. Әтием – һәвәскәр, тәҗрибәле умартачы Юрий Ильич , мәсәлән, миңа: «Умарта корты тирәңдә әйләнеп йөри башласа паникага бирелмә: кычкырма, йөгермә, кулларың белән селтәнмә. Ул сине тирәңдә очып күзәтәчәк тә, очып китәчәк, киемеңә утырды икән инде, аны селкеп төшерергә кирәк», - ди.

Тик кайбер очракта куркуга бирелеп, без йөгерәбез, ә бал кортлары куа килергә мөмкин. Ул вакыт алар үтеп керә алмаслык җиргә качарга кирәк.

Халык медицинасында умарта тешләү файдалы дип саналса да, киресе дә була ала –чөнки, организмыбызга бал корты агуының ничек тәэсир итәчәген беребез дә белмибез. Аларның күпләп чагуы үлемгә дә китерә, диләр. Аллергиклар һәм балалар өчен бу бигрәк тә куркыныч.

Хуҗалыгыбызда умарта күчләре булгач, безне алар чакмый кала алмый, әлбәттә. Мин умарта чаккан урынга салкын, тозлы сулы повязка куям, шулай узып китә. Гомумән, бер чакканнан соң кешедә әлеге бөҗәк агуына карата иммунитет барлыкка килә диюләре дөрес. Баштарак умарта корты чаккан урын күпереп шешеп чыкса, хәзер инде шешми башлады һәм авыртуы да тизрәк уза. Ә тирә-юньнәрендә умарта кортлары булганнарга киңәш итеп – алар белән шаярырга ярамый, чагуыннан да сакланыгыз һәм ул вакытта күңелсезлекләрдән һәм күңелсез нәтиҗәләрдән арынырсыз, диясем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев