Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәүлид бәйрәме үтте

Ел саен Рабигыл әүвәл аеның 12нче көнендә мөселман дөньясында зур тантана — Мәүлид бәйрәме үткәрелә.

Риваятьләргә караганда, бу төндә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлләлаһу галәйһи вә сәлләм (с. г. с.) дөньяга килгән. Бу бәйрәм ай буена дәвам итә.

Шушы уңайдан район үзәгендәге «Җәмиг» мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган бәйрәм үткәрелде. Мәчетнең имам-хатибы Гомәр хәҙрәт Рәкыйпов тантананы ачып, изге Мәүлид бәйрәменең мөселман халкы өчен әһәмиятен билгеләп вәгазь сөйләде:

" Мөхәммәд пәйгамбәр (с. г. с.) — иң соңгы, заман ахыры пәйгамбәре. Ул 40 яшендә пәйгамбәрлек вазифасын алып, кешеләргә хак динне, ислам  динен өйрәтә башлый. 63 яшендә бу якты дөньядан китә. Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Пәйгамбәребезнең (с. г. с.) башкарган эшләре, тормыш юлы, яшәү рәвеше, холкы, сыйфатлары барлык кешеләргә үрнәк булып тора. Барыбыз да үрнәк алсак иде," — диде ул.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәлалетдинов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та катнашты.

Һәм дә байтак халык: ир-атлар, хатын-кызлар җыелган иде. Инсаф хәзрәт үтемле вәгазь сөйләде, Коръәннән мәшһүр сүрәләр һәм аятьләр укыды. Чарада пәйгамбәребез (с. г. в.) һәм аның туганнары, сәхәбәләренә багышлап салават-шәрифләр әйтелде. Тантаналы өлештән соң, бәйрәм тәмле ризыклардан сыгылып торган табын артына үтте. Корбан итеннән пешерелгән токмачлы аш ашап, күңелләрендә изгелек рухын арттырып, җылы итеп хушлашып, чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар мөселманнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев