Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хайваннарны чиплыйлар

Татарстанда авыл хуҗалыгы комплексын цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү системасы старт алды.

Бу системага беренчеләрдән булып Арча һәм Балтач районнары кушылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренә караганда, сынау районнарында июнь аенда яңа туган бозауларны биркалау буенча эшләр башкарылган.

–Уникаль номерлы бирка һәм qr-кодлы электрон чип хайваннар колагына куела һәм бердәм мәгълүмат системасында теркәлә. Анда терлек туганнан бирле үткәрелә торган ветеринария чаралары турында бөтен мәгълүмат сакланачак, дип аңлата РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Мәгълүматларны белү  өчен телефонны  хайваннар колагындагы qr-кодлы биркага якынайту да җитә. Терлекләрне Бердәм идентификацияләү кертү авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшен җиңеләйтергә генә түгел, продукцияне сатканда ачык мәгълүмат булдырырга да мөмкинлек бирә. Әлеге яңалык барлык авыл хуҗалыгы хайваннарын колачлаячак, кыргый хайваннар гына искәрмә булып тора.

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә мөгезле эре терлекне мәҗбүри иденти-фикацияләү кертелә.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев