Минихода әби Яфизова 95 яшьлеген билгеләде
Минихода Гатаулла кызы Яфизова Түбән Каракитә авылында гомер кичергән. Бүгенге көндә ул кызы-Әлфия тәрбиясендә яши.
Тормыш төрле яклап сыный Минихода әбине. Ачлык, ялангачлыкны, сугыш елларын күрергә туры килә. Моннан 95 ел элек дөньяга килгән авылның иң өлкәннәрдән саналган кешесе гомер буе колхозда нинди эшкә кушсалар шунда эшләгән, сугыш елларында окоп казыган, сабыр гына тормыш юлын узган.
-Әни бик тырыш иде. Бервакытта да зарланмады. Хастаханәгә дә барганы юк. Гаиләдә безгә ярдәм итеп яшәде. Әнигә алдагы көннәрендә сәламәтлек, үз аягында йөреп Ходай биргән гомерне яшәвен телибез, - ди кызы.
Минихода әби сугыш ветераны Сәмиулла белән тормыш корып, алты балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә оныклар, оныкчыкларны күрү шатлыгын кичерә, нәсел дәвамчыларының саны 25 әү булып киткән, аллага шөкер. Алары да дәү әниләре, әбиләренең хәлен белеп, кайтып йөриләр.
-Гомер узган аккан сулар кебек, сизелмәде дә,-ди Минихода әби үткән тормыш юлы турында.
Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов юбилярны тәбрикләп, аңа Россия Президентының Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев