Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уза

"Иске Чүпрәле күппрофильле лицей"да ике милләт укучылары укый. Алар үзара бик дус һәм тату яши, бер - берсенең гореф - гадәтләрен, тарихын белә, аларга хөрмәт белән карый.

Чуваш милләтеннән булган укучылар матур итеп, татарча исәнләшә, шигырьләр сөйли, хәтта сәхнәләрдә дә җырлый. Тәнәфес вакытларында 5 - 7 нче сыйныф укучылары белән төрле уеннар уйныйбыз. Күптән түгел без чуваш милләтеннән булган балалар белән татар халык уеннары белән таныштык, аннан соң бергәләшеп уйнадык .Аларга аеруча "Түбәтәй", "Ак калач", "Кәрия - Зәкәрия" уеннары ошады. Укучылар тәнәфестән теләмичә генә таралаштылар. Димәк, уен нинди телдә генә булмасын, ул баланы шатландыра, дуслыкны арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мин татарча сөйләшәм" акциясе