Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалыда Әниләр көненә концерт-тамаша узды

29-Ноябрь Иске Чокалы авылы мәдәният йортында "Әниләр көне" уңаеннан "Әнкәй сиңа мең рәхмәт" исемле концерт-тамаша гөрләп үтте.

Кичәдә "Аулак өй" күренеше, фольклор жыр -бию төркеме , төрле кызыклы мәзәкләр, өлкән яшьтә булуга карамастан апалар гармун көйләренә кушылып онытылып барган җырларны җырлап, тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.

Тамашачылар чыгыш ясаучылырның һәр берсен алкышларга күмеп каршы алдылар. Кичәдә чыгыш ясаучы Әниләргә мәдәният хөзмәткәрләре чәчәк букетлары бүләк иттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов кичәдә катнашучыларны , тамашачыларны Әниләр бәйрәме белән тәбрик итте. Кичәдә катнашучы апалар алдагы үтәсе бәйрәмнәрдә дә катнашырга теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне