Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Җирләргә салым ставкасын арттыру

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләргә салым ставкасы арта.

Бу турыда безгә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин белдерде.

–РФ Салым кодексының  394 маддәсенең 1нче пункты 1нче  подпунктындагы икенче абзацы нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә яисә торак пунктларда авыл хуҗалыгы өчен файдаланыла торган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен файдаланыла торган җирләргә кертелгән җир кишәрлекләренә салым ставкалары 0,3%тан артмаска тиеш.

Әмма салым ставкасын  0,3 %тан артмаган күләмдә куллану өчен авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен мондый җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану төре нигезендә генә файдаланырга кирәк. Әгәр дә дәүләт җир күзәтчелеге оешмасы тарафыннан җир авыл хуҗалыгы максатлары өчен файдаланылмый  дип танылса, РФ КоАП 8.7 маддәсенең 2 өлешендә каралган булса, салым ставкасы 1,5 % тәшкил итәчәк. Җир салымы ставкасын арттыру җирдән файдаланучыларга уңай йогынты ясарга һәм аларны җир кишәрлеген эшкәртә башларга этәрергә тиеш, -ди инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев