Россиядәге "Сименс" компаниясе тарафыннан өлкән сыйныф укучылары арасында IX Бөтенроссия фәнни-инновацион проектлар конкурсы үткәрелде.
Әлеге конкурста 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Нияз Җәлалов катнашты. Нияз һәм аның фәнни җитәкчесе физика һәм технология укытучысы Шамил Таҗетдинов "Сименс" компаниясенең дипломнары белән бүләкләнделәр. Бу конкурста катнашу мәктәпнең физика елын үткәрү һәм технология буенча сәләтле балалар белән эшләү планнарына кертелгән.
Нет комментариев