Чүпрәле өлкәннәре арасында иң гүзәл бакча кемдә?
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле өлкәннәре арасында иң гүзәл бакча кемдә?

Район ветераннар советы өлкәннәр арасында быел да шундый исем белән конкурсның башлануын хәбәр итә.

Конкурс өч номинация буенча җиңүчеләрне билгеләячәк: "Иң әйбәт җиләк-җимешле бакча", "Иң әйбәт яшелчә бакчасы" һәм "Иң гүзәл чәчәкле бакча". Бакчаларның чисталыгы, бизәлеше, уңыш бирүчәнлеге дә игътибарга алыначак. Конкурс башлап авыл җирлекләрендә узачак һәм җиңүчеләр районкүләмендә үткәрелгәненә тәкъдим ителәчәк. Катнашырга теләүчеләр үзләре хакында район ветераннар советына, я булмаса, авыллардагы ветераннар советына, авыл җирлегенә хәбәр итә ала.


конкурс иң гүзәл бакча

Нет комментариев