Чүпрәле чыршысы өчен тавыш бирәбез
Муниципаль хезмәтләр порталында иң матур чыршы бәйгесе башланды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә һәм тавыш бирү 25 январьга кадәр дәвам итә.
Моның өчен http://drogganoye.tatarstan.ru/rus/ адресы буенча керергә, "ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң әйбәт чыршы бизәлеше" бәйгесе өлешен эзләп табарга һәм күрсәтмәләр буенча тавыш бирергә кирәк. Бәйге шартлары буенча төрле номинацияләрдә акчалата бүләкләүләр каралган.
Район үзәгендәге чыршының бизәлеше, гомумән яңа елга быелгы әзерлек чүпрәлеләрне битараф калдырмагандыр, дип уйлыйбыз, шуңа да Чүпрәле өчен, хөрмәтле райондашлар, тавыш бирергә чакырабыз, бердәмлектә-көч, шуны онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев