Чүпрәле мәктәпләренең чыгарылыш 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын быел 2 декабрьдә язачаклар.
Инша эше "зачет/ незачет" системасы белән бәяләнәчәк. "Незачет" алган очракта аны 2016 елның 3 февралендә, яисә 4 маенда кабат язу мөмкинлеге булачак. Инша язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Аны нинди темага язасы икәнлеге көнендә билгеле булачак. 2015-16 уку елында 11 сыйныфны Чүпрәледә 129 укучы тәмаалаячак.
Нет комментариев