Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле районында яңа елга әзерлек башланды

Яңа ел - балалар өчен уздырыла торган бәйрәм. Халыкта аны гаилә бәйрәме дип тә атыйлар.

Яңа елның балалар өчен уздырыла торган бәйрәм икәнлеген күздә тотып, Чүпрәле районында әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнергә дигән карар кабул ителде. Иң башлап, район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә үтә торган дүшәмбе киңәшмәсендә кайсы оешма, предприятиенең бәйрәмгә әзерлек кысаларында ниләр эшләргә тиешлеге барланды. Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов әйтүенчә, елдагыча, район үзәгендә бәйрәм рухы тудыруда күп өлеш "Фламинго", "Перспектива", "Данадис" кебек җәмгыятьләргә төшәчәк. Билгеле, бу эштән башка оешмалар да читтә калмаячак. "Һәр оешма өчен эш фронты билгеле: кемдер (оешма) район үзәгендә урын алачак Төп чыршыны бастыру, бизәү эшләре белән мәшгуль булса, башкалар үз оешма фасадларын бизәячәкләр, паркларда балалар өчен әкияти сыннар, шугалаклар ясаячаклар", ди Рамиль Низамов.

Район үзәгендә әлегә бәйрәмне каршы алу өчен әлегә ниләр эшләнәчәге планлаштырылса, Кече Чынлы аылында "Цильна" хуҗалыгы авыл үзәгенә төп чыршыны кайтарып, бастырып куйды да инде. Бу көннәрдә аны бизәү эшләре бара. Хуҗалыкның җитәкчесе Барис Гафуров бу көннәрдә олы юлдан авылга борылып керә торган җирдә тагын бер чыршы бизәячәкләре турында белдерде. 

- Бәйрәм - бәйрәм булырга тиеш, - ди Барис Гафуров. - Тик бәяләр генә бер урында тормый. узган ел 1 метрлы чыршы 300 сум булса, быел аны ике тапкырга арттырып куйганнар. Авылда, билгеле, бәйрәм рухы тудырырга тырышачакбыз, тик ул узган еллардагы күләмдә булырмы, анысын инде вакыт күрсәтер, -ди хуҗалык җитәкчесе.

Р.S/ Кече Чынлы авылы, "Цильна" хуҗалыгы ярдәме белән, Яңа елны каршы алуга бик актив әзерләнә торган авыл. Әлеге авыл халкы ясаган сыннарны, бизәлгән өйләр, чыршыларны узган елларда район үзәгеннән, башка төбәкләрдән дә күрергә киләләр иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, авыл җирлеге республикакүләм уздырыла торган "Яңа елга иң яхшы әзерләнгән авыл җирлеге" конкурсларында алдынгы урыннар яулап, акчалата бүләкләр алып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев