Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә район башлыгы исеменнән ифтар җыелмалары өләшенде

Агымдагы Рамазан аена бөтен илләр буенча таралган коронавирус дигән авыру үз төзәтмәләрен кертте.

Мәчетләрдә бергәләп тәравих намазлары уку, өйләрдә мул табыннар артында авыз ачу мәҗлесләре үткәрү, кызганычка каршы тыелды. Ни генә булмасын, изге Рамазан ае башланганнан бирле изге гамәлләр кылу туктамады.
Үткән атнада гына Татарстан Диния назәрәте тарафыннан район мөхтәсибәте 150ләп ифтар ашы таратты. Шушы көннәрдә исә район башлыгы Марат Гафаров исеменнән дә ифтар ашына азык-төлек җыелмалары өләшенде.
Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ифтар җыелмаларын өләшкәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелгәнен искәртте.
“Район башлыгы Марат Ринат улына рәхмәтләр әйтеп догалар кылынды, изге теләкләр җиткерелде”,-диде Данир хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев