Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды

15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.

Соңгы совет солдаты әфган җиреннән чыгып киткәнгә дә 32 ел үткән. Әмма яралар һаман әрни, алар һаман яңа әле. 9 ел һәм 51 көн! Нәкъ менә шуның кадәр вакытка сузыла совет гаскәрләре өчен әфган сугышы. “Кайнар нокталарда” һәлак булган 15 меңнән артык солдат һәм офицер арасында чүпрәлеләр дә бар. Районның 11 ир-егете, үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә, чит җирләрдә һәлак була.

Район үзәгендә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды. Истәлекле дата уңаеннан автойөреш оештырылды. Тантаналы митингта “кайнар нокталар”да катнашучылар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр бирелде.Хәрби интернеционалистлар һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм һәлак булганнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев